Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хоббидан–бизнеска бер адым

Хобби буларак кына башланган эш гаиләгә өстәмә табыш китерүче шөгыльгә әверелгән. Сүзебез Норма авылында гомер кичерүче оста куллы Илнур Газизов хакында. Норма авылындагы әлеге йортта Газизовлар гаиләсе гомер кичерә. Гаилә башлыгы Илнур Кече Кирмән мәктәбендә хуҗалык эшләре мөдире, иптәше Наилә шул коллективта пешекче. Көндәлек тормышның буш вакытларын Илнур әрәмгә үткәрми....

Хобби буларак кына башланган эш гаиләгә өстәмә табыш китерүче шөгыльгә әверелгән. Сүзебез Норма авылында гомер кичерүче оста куллы Илнур Газизов хакында.

Норма авылындагы әлеге йортта Газизовлар гаиләсе гомер кичерә. Гаилә башлыгы Илнур Кече Кирмән мәктәбендә хуҗалык эшләре мөдире, иптәше Наилә шул коллективта пешекче. Көндәлек тормышның буш вакытларын Илнур әрәмгә үткәрми. Ишегалдындагы иске йортны остаханә иткән. Биредән даими рәвештә эш кораллары тавышы ишетелә.
- Бу һөнәргә тормышта кирәге чыкмый калмас дип тотынган идем. Хәзер хоббидан яраткан шөгылемә әверелде. Бар күңелемне биреп эшлим. Авылда һәркемгә дә өлешем керде дип саныйм,- ди Илнур Газизов.
Материалларны үзем табам, ди оста куллы Илнур. Күбесенчә юкә агачы белән эшләргә ярата икән. Заказлар берсе артыннан икенчесе килеп тора, ди героебыз. Аеруча тәрәзә йөзлекләренә сорау зур. Аларның берсен ясау өчен тулы бер көн кирәк диләр. Бүгенге көндә Илнур әлеге остаханәсендә барлык төр йорт кирәк-яракларын иҗат итә. Ә иң беренче эше- китап киштәсе булган.
- Иң беренче ясаганым китап киштәсе иде. Ул чагында кулымда бер пычак, бер чүкеч иде. Кул стругы белән эшләдем. Киштәне кеше соравы буенча ясадым. Хәзер искә төшә дә, оялып куям,- ди.
Хәзерге көндә остаханәдә барлык төр эш кораллары да бар. Сызымнарны күбесенчә үзем уйлап табам. Кичтән күзалдына китереп йөрим дә, иртән кәгазьгә төшерәм, аннан шаблон ясыйм,- ди Илнур.
- Быел калайны бизәкләп эшләүгә күчтем. Хәзер шундый төр эшләнмәләргә сорау арта бара. Агач белән эшләү дә, калайдан ясау да катлаулы. Иң мөһиме- күңелне биреп эшләргә кирәк. Шул чагында авырлыгын сизмисең,- ди Илнур.
Беренче елларда заказлар авылдашларыннан гына килсә, бүген оста куллы Газизовка күрше-тирә авыллардан да мөрәҗәгать итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев