Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хикмәтле музей

Җиңү бәйрәме көнне Югары Сонда бик хикмәтле музей ачылды. Ул Саймә абыстай Заһриева инициативасы белән эшләнгән. 1902нче елда нигез салынган дип фаразланган Югары Сон авылындагы әлеге иске мәчет бинасына шушы көннәрдә 110 ел тула. Мәчет, манарасын кискәч, озак еллар клуб, аннары мәктәп остаханәсе булып хезмәт иткән. 2002нче елда анда Хатыйп...

Җиңү бәйрәме көнне Югары Сонда бик хикмәтле музей ачылды. Ул Саймә абыстай Заһриева инициативасы белән эшләнгән.

1902нче елда нигез салынган дип фаразланган Югары Сон авылындагы әлеге иске мәчет бинасына шушы көннәрдә 110 ел тула. Мәчет, манарасын кискәч, озак еллар клуб, аннары мәктәп остаханәсе булып хезмәт иткән. 2002нче елда анда Хатыйп мулла янәдән мәчет ясый. Аллаһ йорты аның исеме белән атап йөртелә. Моннан биш ел элек, мәчет икенче бинага күчкәч, бу бина ташландык хәлгә килгән иде. Хуҗасыз, җансыз әйбер тиз җимерелә, үлә. Тарихын белмәгән милләт юкка чыга. Саймә абыстай Заһриева инициативасы белән биредә ислам диненә багышланган музей торгызырга карар кылалар.
Менә ничә көннәр инде барысы да изге эш белән мәшгуль. Кем җыештыра, кем экспонатлар ташый.
Бу музей Саймә абыстайның хыялында күптәннән йөргән булган инде. Ташкенттан контейнер-контейнер экспонатлар кайтарткан, үз куллары белән күпләп пәрдәләр теккән, бик зур хезмәт куйган...
Биредә борынгы әби-бабаларыбыз рухы саклана. Ислам дине тарихына багышланган экспонатлар, төрле басмадагы Коръән китаплары шактый. Авылның гүр иясе булган һәм бүгенге көндә халыкка хезмәт итүче хәзрәт-абыстайларга зур хөрмәт күрсәткәннәр, һәркайсы турында мәгълүмат туплаганнар. Халкыбызның кул эшләренә, борынгы көнкүреш әйберләренә багышланган экспозицияләр дә кызыклы. Ак яулыклы авыл апалары, бер-берсен бүлә-бүлә, һәр экспонатларның тарихы, алар белән бәйле якты истәлекләрне яңарттылар, хатирәләрне искә төшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X