Нократ

Халык контроле- иң яхшысы

Власть һәм халык аралашуының иң заманча каналы-"Халык контроле" мәгълүмат системасы барлыкка килде. Яңа аралашу ысулы хакында тулырак итеп, киләсе видеоязмада. Татарстан Республикасы Президентының "ТР Дәүләт мәгълүмат системасында "Халык контроле" турында" Указы агымдагы елның 1нче июнендә чыкты. Ул Интернет мәгълүмат-телекоммуникацион челтәреннән файдаланып гражданнар һәм власть органнары арасында элемтәне камилләштерүгә юнәлтелгән. "Халык...

Власть һәм халык аралашуының иң заманча каналы-"Халык контроле" мәгълүмат системасы барлыкка килде. Яңа аралашу ысулы хакында тулырак итеп, киләсе видеоязмада.

Татарстан Республикасы Президентының "ТР Дәүләт мәгълүмат системасында "Халык контроле" турында" Указы агымдагы елның 1нче июнендә чыкты. Ул Интернет мәгълүмат-телекоммуникацион челтәреннән файдаланып гражданнар һәм власть органнары арасында элемтәне камилләштерүгә юнәлтелгән.
"Халык почтасы" аша җитәкчеләр белән аралашканда ручка һәм кәгазь кирәк булса, "Халык контроле" системасы белән эшләр өчен компьютерны белү зарур. Әмма система артык катлаулы түгел, ди белгечләр.
Югары даирәдәгеләр белән халык аралашуында әлеге алым иң тәэсирле һәм нәтиҗәлесе булып исәпләнә. Шуның өстенә иң ачыгы һәм үтәкүренмәлесе дә әле. Без биредә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең эшен реаль бәяләүне күрәбез, бу әлбәттә эштә тартылырга этәрә.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: