Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хаҗилар изге сәфәргә кузгалды

Бу атнада 9 райондашыбыз Хаҗга китте. Аларның барысы да әлеге изге сәфәргә беренче мәртәбә генә бара. Узган елны да аларның саны тугыз иде. Мөхәммәт абый Хәнәфиев изге хаҗ сәфәренә 2002 нче елны барган булган. Үзе кичергәннәр хакында ул быелгы хаҗиларга да сөйли. Киңәшләрен дә бирде. - Мин дә бер нәрсә...

Бу атнада 9 райондашыбыз Хаҗга китте. Аларның барысы да әлеге изге сәфәргә беренче мәртәбә генә бара. Узган елны да аларның саны тугыз иде.
Мөхәммәт абый Хәнәфиев изге хаҗ сәфәренә 2002 нче елны барган булган. Үзе кичергәннәр хакында ул быелгы хаҗиларга да сөйли. Киңәшләрен дә бирде.
- Мин дә бер нәрсә дә белмичә бардым дип әйтә алам. Юлны да күрсәттеләр, кирәк чакта ярдәм итүчеләр дә табылды. Мин сезгә курыкмаска киңәш итәм. Сабыр булыгыз. Шул чакта барысы да уң булыр,- ди ул.
Быелгы хаҗиларның барысы да изге сәфәргә тәүге кат кына бара. Мәрдәновлар мәсәлән, юлга ирле-хатынлы чыгалар.
Булачак хаҗилар арасында бертуганнар да бар. Сания Кашапова һәм Камилә Кәримова Түбән Ушма авылыннан.
- Мин барырга ниятләдем дә, өйдәгеләр барып кайта алырсыңмы соң дип әйттеләр. Камиләгә иптәшкә барырга тәкъдим иткәч, ул риза булды,- ди Сания Кашапова.
Хаҗга баручыларның барысы да-өлкән буын вәкилләре. Лаеклы ялда булуларына карамастан, юлга акча җыю ниятеннән эшкә урнашучылар да бар. Роза Сәетова әнә шундыйлардан.
- Юлның ераклыгы бераз куркыта да инде. Аякларым да авыртып тора. Әмма бер ниятләгәч, кире уйламыйм,- ди ул.
Хаҗиларның икесе изге сәфәргә чәршәмбе көнне стандарт тур белән киткән иде, җидесе, эконом турны сайлаган. Аларны пәнҗешәмбе көнне озаттылар.
Башкалага кадәр изге сәфәргә чыгучыларны үзәк мәчетнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Вахитов озата китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X