Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Геройны онытмыйлар

Легендар шәхес, урманчылар арасында бердән-бер Социалистик Хезмәт Героеның арабыздан киткәненә бер ел тулды. Шимбә көнне Иван Захарович Ивановны искә алдылар. Аның каберенә кабер ташы урнаштырылды. - Иван Захарович авылдашлары, урман хуҗалыгы коллективы өчен күп көч куйды. Ул җитәкләгән дәвердә предприятие чәчәк атты. Моңа мисал- коллектив 4 мәртәбә күчмә кызыл байракка...

Легендар шәхес, урманчылар арасында бердән-бер Социалистик Хезмәт Героеның арабыздан киткәненә бер ел тулды. Шимбә көнне Иван Захарович Ивановны искә алдылар. Аның каберенә кабер ташы урнаштырылды.

- Иван Захарович авылдашлары, урман хуҗалыгы коллективы өчен күп көч куйды. Ул җитәкләгән дәвердә предприятие чәчәк атты. Моңа мисал- коллектив 4 мәртәбә күчмә кызыл байракка ия булды. 3 мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, болар барысы да аның башлангычы белән төзелде,- ди "Татарстан геройлары" җәмәгать оешмасы рәисе Илдус Мастюков.
Хезмәттәге уңышлары өчен генә түгел, ә шәхси сыйфатлары өчен дә якыннары, дуслары, авылдашлары яраталар һәм хөрмәт итәләр Иван Захарович Ивановны. Вафатына 1 ел тулганнан соң аны искә алырга күпләр килгән иде. Һәр чыгыш ясаучының әйтер сүзләре, искә алыр мизгелләре бар.
- Ул якты һәм яхшы кеше иде. Үзе дә күп эшләде, башкаларны да өйрәтте. Аның тәҗрибәсе белән уртаклашырга илнең төрле почмакларыннан белгечләр килә иде,- ди Иван Захаровичның хезмәттәше.
Социалистик Хезмәт Героеның авылдашлары, якыннары һәм туганнары да аның турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Тантаналы митингтан соң Геройның каберенә кабер ташы урнаштырылды. Озакламый сез безнең каналда Иван Захаровичка багышланган тапшыру карый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев