Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Герой матроска һәйкәл куелды

Гасырдан артык вакыт узса да, Варяг крейсеры матрослары батырлыгын онытмыйлар. Бу көннәрдә Чемульпо порты янында японнар белән булган бәрелештә катнашкан якташыбыз Алексей Козыревка һәйкәл куелды. Алексей Иванович Козыревка һәйкәл аның иске христиан зиратында урнашкан каберенә куелды. Герой һәйкәлен ачу тантанасында шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбе кадетлары да катнашты. ТР хәрби комиссариатының...

Гасырдан артык вакыт узса да, Варяг крейсеры матрослары батырлыгын онытмыйлар. Бу көннәрдә Чемульпо порты янында японнар белән булган бәрелештә катнашкан якташыбыз Алексей Козыревка һәйкәл куелды.

Алексей Иванович Козыревка һәйкәл аның иске христиан зиратында урнашкан каберенә куелды. Герой һәйкәлен ачу тантанасында шәһәребезнең 4нче санлы мәктәбе кадетлары да катнашты. ТР хәрби комиссариатының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Андрей Синкевич аларны Алексей Козыревның биографиясе белән таныштырды. Ул 1880нче елны Алабуга өязендә туа. 1904нче елны Варяг крейсеры матросы буларак Чемульпо порты янында барган бәрелешләрдә катнаша. 27нче гыйнвар көнне алар японнарның 12 хәрби корабына каршы торалар. Безнең матрослар бирешми. Көчләре тигез булмаган бәрелеш 55 минут дәвам итә. Азактан матрослар крейсерны батырырга карар кылалар. Аларның бу батырлыгына дошманнар да соклана.
- Рус армиясе әлеге бәрелештә 30 солдатын югалткан. Тагын 200 ләбе төрле яралар ала. Исән калган матросларны зур хөрмәт белән каршы алганнар,- ди Андрей Синкевич.
1955 нче елда Алексей Козырев Югары Совет президиумы указы буенча "Батырлык өчен" медаленә ия була. Герой 1нче империалистик һәм гражданнар сугышында да катнашкан. Ә Бөек Ватан сугышына аны яше һәм сәламәтлеге сәбәпле алмыйлар. Әмма анысында ватаныбызны Алексей Козыревның 4 баласы яклый.
1935нче елдан герой Мамадыш районында яшәгән. Аның каберендәге иске һәйкәл җимерелгән була. Яңасын Алабугада яшәүче якташыбыз ясаткан. Моның өчен Алексей Козыревның туганы Таисия Маркова чиксез рәхмәтен белдерде. Азактан һәйкәлгә чәчәкләр һәм венок куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев