Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Герой исемен мәңгеләштерделәр

15 апрель көнне легендар шәһес, социалистик хезмәт герое Иванов Иван Захаровичка 85 яшь тулган булыр иде. Якташыбызга хөрмәт һәм исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Кама урман хуҗалыгында аңа багышланган мемориаль такта ачылды. Социалистик хезмәт герое Иван Иванов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына кешеләр шактый җыелган иде. Алар арасында туганнары, дуслары, Кама урман...

15 апрель көнне легендар шәһес, социалистик хезмәт герое Иванов Иван Захаровичка 85 яшь тулган булыр иде. Якташыбызга хөрмәт һәм исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Кама урман хуҗалыгында аңа багышланган мемориаль такта ачылды. Социалистик хезмәт герое Иван Иванов истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына кешеләр шактый җыелган иде. Алар арасында туганнары, дуслары, Кама урман хуҗалыгын үстерүгә өлеш керткән хезмәттәшләре һәм җитәкчеләр бар иде. Тантананың алып баручысы зур шәхесләребезнең берсе булган Иван Ивановның биографиясе белән таныштырды. Хезмәт юлын 1943нче елда Кама урман хуҗалыгы оешмасында статист булып башлый ул. Вазыйфалар баскычыннан менеп, җитәкче кәнәфиенә кадәр күтәрелә. Коллектив белән 1963-1992нче еллар аралыгында идарә иткән. Шушы чорда Ленин ордены, мактау билгесе, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ТАССРның атказанган урманчысы, РСФСРның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре кебек мактаулы исемнәргә ия була. Шунысын да искәртү зарур, бүгенгәчә республиканың урман хуҗалыгында көч куйган башка берәүнең дә социалистик хезмәт герое исемен алганы юк әле. Тантанада катнашкан ТР урман хуҗалыгы министрынын 1нче урынбасары Харис Мусин әйтүенчә, андый кешелэр 100 елга бер генә туа! Тантанада катнашкан район башлыгы Анатолий Иванов, элекке хезмәттәшләре һәм авылдашлары Иван Ивановны бары тик җылы сүзләр һәм якты хатирәләр белән генә искә алдылар. Тантана мемориаль тактага һәм бүгенге заман героеның каберенә чәчәк бәйләмнәре салу белән төгәлләнде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев