Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Физик мөмкинлекләре чиклеләргә уңайлыклар тудырыла

"Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру өчен быел районыбызга 7,4 млн. сум акча бүленгән. Шуның 5 млн. сумы Шәдчедәге өлкәннәр торак-йортын төзекләндерү һәм җиһазландыру өчен тотыла, калган суммага тактиль плиткалар һәм пандуслар урнаштырачаклар. Кичә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ведомство башлыгының урынбасары Алексей Фролов рәислегендә үткән видеокиңәшмәдә "Уңайлы мохит" программасын...

"Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру өчен быел районыбызга 7,4 млн. сум акча бүленгән. Шуның 5 млн. сумы Шәдчедәге өлкәннәр торак-йортын төзекләндерү һәм җиһазландыру өчен тотыла, калган суммага тактиль плиткалар һәм пандуслар урнаштырачаклар.

Кичә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ведомство башлыгының урынбасары Алексей Фролов рәислегендә үткән видеокиңәшмәдә "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Биредә объектларга бүленгән финанс чараларын куллану, эшләрнең барышы, 2013 ел программасының проектын формалаштыру темалары күтәрелде.
Игътибар итүчеләр булса, шәһәребез урамнарында "Уңайлы мохит" программасы кысаларында тактиль плиткалар да урнаштыра башладылар. Әлеге эшләр белән "Мамадыштөзү" җәмгыяте шөгыльләнә. Мондый плиткаларны хәзергә 4 чатта күрергә мөмкин. Бу Азин һәм Домолазов, Домолазов һәм Тукай, Тукай һәм Ленин, Гагарин һәм Домолазов урамнары кисешкән җирләр. Программа нигезендә тактиль плиткалар шәһәребезнең 26 җәяүле сукмагына урнаштырылачак. Бу җайланмалар коляскалы һәм күзләре начар күрүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен куела. Аларның 3 төрен күрергә мөмкин. Шуларның икесе күрсәтүче булып тора. Аларының кабыргалары диогональ яки буйга урнашкан. Ә конус формасындагы төрткеләрдән торган плиткалар кисәтү чарасы булып тора. Күзләре начар күрүчеләр әйтүенчә, мондый уңайлыклар булдыру бик тә кирәк әйбер, әмма аның белән генә чикләнмәсеннәр иде, ди алар.
Лидия Мальцева барлык физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр исеменнән машина йөртүчеләрдән дә игътибарлы булуларын сорый.
Шәһәребез урамнарына тактиль плиткалар урнаштыру төгәлләнгәннән соң, 12 подъездга пандуслар ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев