Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әфганчыларны искә алдылар

Уннан артык якташыбыз Әфганстан һәм Чечняда узган канлы бәрелешләр корбаны булдылар. Аларның исемнәре хәтерләрдә кабат яңарды. Шәһәребездә хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән гражданнар истәлегенә багышланган митинг үтте. Район хәрби комиссариаты каршындагы һәйкәл янәшәсендә оештырылган әлеге чара мәктәп укучылары әзерләгән чыгыш белән башланып китте. 1979нчы елдан 1989нчы елга кадәр Әфганстан территориясендә...

Уннан артык якташыбыз Әфганстан һәм Чечняда узган канлы бәрелешләр корбаны булдылар. Аларның исемнәре хәтерләрдә кабат яңарды. Шәһәребездә хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән гражданнар истәлегенә багышланган митинг үтте.

Район хәрби комиссариаты каршындагы һәйкәл янәшәсендә оештырылган әлеге чара мәктәп укучылары әзерләгән чыгыш белән башланып китте. 1979нчы елдан 1989нчы елга кадәр Әфганстан территориясендә дәвам иткән канлы бәрелешләр тәмамланганга 24 ел тулды. Митинг кунаклары арасында Әфган сугышында катнашканнар гына түгел, ә Бөек Ватан сугышы һәм Чечнядагы бәрелешләрнең ветераннары да бар. Аларны район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова сәламләде.
- Дистәләгән ел дөньякүләм сугышлар булмаса да, әле тегендә, әле монда конфликтлар туып кына тора. Безнең төп бурыч- ветераннарыбызга карата мәрхәмәтле булу, җирдәге тынычлыкның кадерен белү,- ди Алена Смирнова.
Әфган җирендә барган сугышта Татарстаннан 9 меңнән артык солдат һәм офицер катнашкан. Шуларның якынча 130 ын Мамадыш хәрби комиссариаты аша чакырганнар. Егетләребезнең 10нан артыгы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була. Митинг барышында аларны 1 минут тынлык белән искә алдылар.
Бүгенге көндә районыбыз территориясендә Әфган сугышында катнашкан 88 һәм Чечнядагы бәрелешләрдә катнашкан 207 ветеран яши.
- Алар барысы да Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәделәр, пуля яңгыры астында йөрделәр. Кемнәрдер бу сугышта якыннарын, дусларын югалтты. Алар башкаларның исәнлеге, тынычлыгы өчен гомерләрен куркыныч астына куйдылар. Ә исән-сау әйләнеп кайткан ветераннар белән без бергә яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирергә тиеш,- ди хәрби комиссариат җитәкчесе Андрей Синкевич.
Әфган һәм Чечня сугышларында катнашкан райондашларыбызның 5 се орденнар, 17 се медальләр белән бүләкләнде. Митингта әлеге бәрелешләрнең ветераннары да катнашып, киләчәктә мондый афәтләрнең кабатланмавын теләделәр. Соңыннан һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салынды.
Хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән гражданнар истәлегенә багышланган чаралар алга таба район мәдәният йортында дәвам итте. Бинаның фойесында күргәзмә әзерләнгән иде, ә тамашалар залында ветераннар өчен концерт программасы тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев