Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фермерларга федераль ярдәм

Крестьян-фермер хуҗалыкларына хәзер Петербургтан да ярдәм күрсәтеләчәк. Россия Президентының шәхси күрсәтмәсе нигезендә, Авыл хуҗалыгын үстерү бердәм үзәге оештырылды. Аның вәкилләре Татарстанга килгәч, Мамадышта да булдылар. Мамадыш-республикада крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары иң күп оешкан районнардан исәпләнә. Безнең дә хәзер йөздән артык гаилә фермабыз бар. Эш барышында алар алдында төрле сораулар да...

Крестьян-фермер хуҗалыкларына хәзер Петербургтан да ярдәм күрсәтеләчәк. Россия Президентының шәхси күрсәтмәсе нигезендә, Авыл хуҗалыгын үстерү бердәм үзәге оештырылды. Аның вәкилләре Татарстанга килгәч, Мамадышта да булдылар.

Мамадыш-республикада крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары иң күп оешкан районнардан исәпләнә. Безнең дә хәзер йөздән артык гаилә фермабыз бар. Эш барышында алар алдында төрле сораулар да туа торгандыр. Теге яки бу җиһазны арзангарак кайдан табарга мөмкин, эшмәкәрлекнең табыш кертерлек нинди яңа юнәлешләрен оештырырга мөмкин... Фермерларга һәр төрле ярдәм күрсәтү максатыннан, ил күләмендә бердәм үзәк булдырылганын кайберәүләр инде ишетеп белгәндер. Ул Санк Петербургта оештырылган. Интернет челтәре булганнар аны "Единый центр развития сельского хозяйства" дигән сүзләрне җыеп та бик тиз таба алалар. Үтенеч юлларга теләүчеләргә inho@rocagro.org электрон адреслары да бар. Үзәк җитәкчесе Клин Галиуллин, баш белгече Дмитрий Терехов, Россия төбәкләренә чираттагы чыгуларында, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәнис Рафиков белән берлектә, Мамадышта да булып, фермерлар белән очраштылар, үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр.
"Безнең үзәк - коммерцияле булмаган оешма, бөтен авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә дә бушлай ярдәм күрсәтәбез,"-ди фонд җитәкчесе Клин Галиуллин. Юридик консультация; документлар җыюда һәм әзерләүдә ярдәм; объектны проеклауда, килештерүдә һәм төзүдә, җитештергән продукцияләрне реализацияләүдә, запчастьлар табуда, субсидияләр һәм компенсацияләр алуда булышлык күрсәтү; кадрларны укыту... Аларның ярдәмнәре диапазоны гаять киң. Бушлай ярдәм күрсәтәләр икән, безнекеләргә дә ни өчен файдаланмаска! Район башлыгының урынбасары Юрий Иванов та искәртеп үтте моны. Фонд җитәкчеләре фермерлар игътибарына берничә төрле кызыклы гына проект та тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев