Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ФАПлар яңарачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән 2012-2016нчы елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерүне күз уңында тоткан программа әзерләнә. Аның нигезендә авыллардагы инде ничәмә-ничә еллар төзекләндерү күрмәгән фельдшерлык-акушерлык пунктлары яңартылачак, җиһазландырылачак. Искереп, харәбә хәленә килгәннәре урынына яңалары төзеләчәк. Районыбыздагы 70 ФАПның барысы да диярлек санэпидемиологик таләпләргә тулысынча җавап бирми. Аларның...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов инициативасы белән 2012-2016нчы елларга халыкка беренчел медицина-санитар ярдәмне камилләштерүне күз уңында тоткан программа әзерләнә. Аның нигезендә авыллардагы инде ничәмә-ничә еллар төзекләндерү күрмәгән фельдшерлык-акушерлык пунктлары яңартылачак, җиһазландырылачак. Искереп, харәбә хәленә килгәннәре урынына яңалары төзеләчәк.

Районыбыздагы 70 ФАПның барысы да диярлек санэпидемиологик таләпләргә тулысынча җавап бирми. Аларның 43ендә капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу исемлектә Иске Комазан авылыныкы да бар.
- Бу бина 1976нчы елда төзелгән бит инде. Искерде. Ремонт таләп итә,- ди фельдшер Люция Низамова.
Иске Комазан авылы ФАПы 351 кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә капиталь ремонт үткәрелгәне булмаган. Бары 2006 елда "Авыл көне" бәйрәме үткәрер алдыннан гына бераз төзекләндергән булганнар.
Бүген биредә яртышар ставкада 2 хезмәткәр эшли. Фельдшер Люция Низамова әлеге һөнәргә 1987 елда керешкән.
- Кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, фельдшерлыкка укыдым. Кешеләргә яхшылык эшлисем килде,- ди Люция Низамова.
Капиталь ремонт программасына кергән ФАПлар якындагы биш ел дәвамында төзәтү эшләреннән тыш тулысынча табельле жиһазланышка да ия булачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X