Нократ

Эшлекле киңәшмәдә яңа бурычлар билгеләнде

Июньнең үткән көннәрендә Мамадыш районы явым-төшем буенча республикада беренче бишлеккә керде. Яңа уңышка яхшы нигез бу. Ләкин барысы да табигать һәм һава торышына гына бәйле түгел шул. "Басуларны чүп үләннәрдән чистартуга җаваплырак якын килергә вакыт,"- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ришат Исмәгыйлев оешма-предприятие җитәкчеләренең гомуми район киңәшмәсендә....

Июньнең үткән көннәрендә Мамадыш районы явым-төшем буенча республикада беренче бишлеккә керде. Яңа уңышка яхшы нигез бу. Ләкин барысы да табигать һәм һава торышына гына бәйле түгел шул.

"Басуларны чүп үләннәрдән чистартуга җаваплырак якын килергә вакыт,"- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ришат Исмәгыйлев оешма-предприятие җитәкчеләренең гомуми район киңәшмәсендә. Бу эштә "Чулман-Агро", "Омар", "Шакирҗанова", "Семиозерка" хуҗалыкларына бигрәк тә активлашу сорала. Бүгеннән икътисадый зона җитәкчеләре, идарә белгечләреннән гыйбарәт комиссия аерым маршрут белән йөреп, башкарылган эшләрне бәялиячәк. Быелгы җәйдә районыбызда күпьеллыклар 15 мең гектар мәйданда чабылачак. Сенаж салуга әлегә бер генә хуҗалык-"Продпрограмма" АПКсы гына керешкән. Райондагы 33 сенаж траншеясы азык кабул итәргә әзер түгел. Маллар өчен себерке һәм дару үләннәре әзерләү шәһәр оешма-предприятиеләре җилкәсендә. Тик бүгенге көнгә планның 10 проценты гына үтәлгән. "Җиткерелгән биремнәрне тизләтү сорала,"-дип мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов киңәшмәдәгеләргә. Ул су сиптерү җайланмалары була торып та, алардан тиешенчә файдаланмаган мәктәпләрнең эшеннән канәгатьсезлеген белдерде.
"Эшлекле чәршәмбе"дә сүз гел негатив күренешләр турында гына бармады әлбәттә. Күңелле мизгелләр дә күп булды. Шуларның берсе-августта районыбызда үтәчәк педагогик конференция кысаларында республика бюджетыннан күрсәтеләчәк финанс ярдәме. Шәһәребезне төзекләндерүгә бүленгән 70 миллион сум акча күп эшләр башкарырга мөмкинлек тудыра.
Планета буйлап Сабантуй горур атлый. 16нчы июньдә Мордовиянең Ләмбрә районында узачак бәйрәмгә Татарстан исеменнән райондашларыбыз делегациясе икенче ел рәттән юл тотачак.
Киңәшмә кысаларында җитәкчеләрне агымдагы айда алда торган чаралар исемлеге белән дә таныштырдылар.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 января 2018 в 15:26
    Полицейские вернули четырем жителям Мамадыша утерянные сотовые телефоны
  • 16 января 2018 в 10:27
    На базе спортивного комплекса "Дружба" прошла новогодняя елка
  • 15 января 2018 в 10:00
    В Мамадышском районе выявлена незаконная рубка леса
  • В Мамадыше наградили победителей конкурса, приуроченного к Дню матери
  • 26 декабря 2016 в 12:41
    Частные объявления РЕМОНТ: Ж/К телевизоров и антенн. Выезд на дом. Тел.: 8-905-376-43-72 Керамзитные БЛОКИ (стеновые, перегородочные), цемент. Бесплатное хранение. Доставка манипулятором. ул.Кашапова, 1Д (рядом с ГИБДД). Тел.: 8-927-476-97-01 РЕМОНТ  стиральных машин на дому. Выезд по деревням. Гарантия. Тел.: 8-962-578-16-36, 8-917-248-03-61 РЕМОНТ  автоматических стиральных машин, холодильников. Тел.: 8-917-903-65-87 НАТЯЖНЫЕ ПОТОЛКИ любой сложности - 100 руб./кв.м. Гарантия 15 лет. Быстро. Чисто. Тел.: 8-937-595-88-41