Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш өчен барлык шартлар да бар.

Районда көзге культураларны тукландыру 80% ка башкарылган. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев хәбәр итте. Уҗым басулары төбәгебездә 10 мең га-ны тәшкил итә. Бүгенге көн мәгълүматлары буенча, сабан орлыклары 2059 га да чәчелгән. Җирләр өлгерү белән апрельнең егермеләреннән соң районыбыз аграрийлары кырларга чыктылар. Беренче чиратта көзге...

Районда көзге культураларны тукландыру 80% ка башкарылган. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Исмәгыйлев хәбәр итте. Уҗым басулары төбәгебездә 10 мең га-ны тәшкил итә. Бүгенге көн мәгълүматлары буенча, сабан орлыклары 2059 га да чәчелгән.

Җирләр өлгерү белән апрельнең егермеләреннән соң районыбыз аграрийлары кырларга чыктылар. Беренче чиратта көзге культуралар һәм күпьеллыкларны тукландыру, зяб җирләрен тырмалау кебек эшләр башкарылды. Бүгенге көндә тулы көченә сабан культураларын чәчү бара.
Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, уҗым культураларында югалтулар да бар. Бу күрсәткеч уртача 10-15 %ны тәшкил итә. Көздән эшкәртелми калган мәйданнарның шактый булуы кайбер хуҗалыклар өчен өстәмә мәшәкатьләр дә тудырган.
Ришат Исмәгыйлев сүзләреннән мәгълүм булганча, районыбызның һәр хуҗалыгы да кадрлар һәм техника белән тулысынча комплектланган. Чәчүлек һәм ягулык-майлау материаллары мәсьәләсен дә хәл иткәннәр. Район һәм республика куйган бурычны үтәү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, ди Ришат Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев