Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ел хатын–кызы, ел ир–аты конкурсының зона туры тәмам

Район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры узды. Районыбыз мондый дәрәҗәдәге бәйгене тәүге мәртәбә кабул итә. Әлеге чараның финалына чыгар өчен Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Балык Бистәсе, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарыннан 34 конкурсант килгән. Бәйгене ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар...

Район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона туры узды. Районыбыз мондый дәрәҗәдәге бәйгене тәүге мәртәбә кабул итә. Әлеге чараның финалына чыгар өчен Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Актаныш, Балык Бистәсе, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим һәм Тукай районнарыннан 34 конкурсант килгән.

Бәйгене ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов: "Россия күләмендә матурлык, көчлелеккә һәм башкаларга кагылышлы төрле конкурслар уздырыла. Ә менә төрле яшьтәге гүзәл затларыбыз, ир-атларыбыз арасындагы мондый ярышлар безнең җөмһүриятебездә генә оештырыла. Сезнең барыгызга да уңышлар, матур җиңүләр телим. Бу чарада катнашуыгыз белән сез инде үзегезне җиңүче дип хис итә аласыз," - диде.
Бәйгеләрдә мәртәбәле жюрига барлыгы ун номинация буенча иң-иңнәрен сайларга кирәк иде. Рухи һәм мәдәни кыйммәтләргә зур өстенлек бирүчеләр, галимәләр, үз балаларыннан тыш тәрбиягә тагын чит балаларны алган аналар, лаеклы ялда булуларына карамастан, бүген дә актив тормыш рәвеше алып баручы апалар, үз һөнәрләренә гомер буе тугры калучылар һәм башка төр сынауларда катнашучыларның зона бәйгеләренә ныклы әзерлек белән килгәннәре күзгә ташланды.
Зона турында районыбыз данын сигез кеше яклады. 87нче һөнәри көллият директоры Николай Егоров - "Ир-ат - лидер", аның фән буенча урынбасары, Яр Чаллы педагогия институты доценты, мәгариф отличнигы Евгения Галиуллина "Хатын-кыз - галим" номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар һәм конкурсның республика финал өлешендә катнашу хокукын яуладылар. Мамадыштан Әлфирә абыстай Миннегалиева - "Хатын-кыз - Ана", хезмәт ветераны, җирле радиода "Яңа дулкын" программасы авторы һәм алып баручысы Галина Рылова - "Өченче буын герое", шәһәрдәге 1нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Лилия Гыйлаева - "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинацияләрендә икенче урыннарны яуладылар.
Җиңүчеләр истәлек бүләкләрен район башлыгы Анатолий Иванов кулыннан кабул иттеләр. Бәйгенең тулы вариантын сез иртәгә безнең каналда карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев