Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ел хатын-кызы” кем булыр?

1нче февраль көнне Мамадышта "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән" республика конкурсының зона туры үтәчәк. Анда 9 районнан вәкилләр килүе көтелә. Бүгенге көндә ярышта катнашачак кешеләр бәйгегә әзерләнү белән мәшгуль. "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән" республика конкурсының Мамадышта узачак зона турында районыбыз данын яклаячак конкурсантларның берсе- Ольга Хәсәнова. Бүгенге көндә композитор...

1нче февраль көнне Мамадышта "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән" республика конкурсының зона туры үтәчәк. Анда 9 районнан вәкилләр килүе көтелә. Бүгенге көндә ярышта катнашачак кешеләр бәйгегә әзерләнү белән мәшгуль.

"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-күзлегеннән" республика конкурсының Мамадышта узачак зона турында районыбыз данын яклаячак конкурсантларның берсе- Ольга Хәсәнова. Бүгенге көндә композитор Яруллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе директоры.
- Бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнашам. Шуңа да нык дулкынланам. Хәзерге вакытта ярышка әзерләнү белән шөгыльләнәбез. Коллективым нык ярдәм итә,- ди Ольга Хәсәнова.
Ольга Хәсәнова "Хатын-кыз- лидер" номинациясендә көч сынаячак. Моннан тыш, җиңүчеләрне тагын 9 номинация буенча ачыклаячаклар. "Хатын-кыз- ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", "Хатын-кыз- галим", "Язмышым - һөнәрем", "Хатын-кыз- бизнес-леди", "Өченче яшь герое", "Хатын-кыз - ел үрнәге", "Изге йөрәкле ир-егет", "Ир-егет - лидер". Соңгысында Мамадышыбызны 87нче санлы ҺК директоры Николай Егоров тәкъдим итә.
Алардан тыш, 1нче февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсенә үз номинацияләрендә Әльфирә Миннегалиева, Светлана Пестерева, Фәүзия Нургалимова, Галина Рылова, Лилия Гыйлаева һәм Евгения Галиуллина чыгачак.
"Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы белән ТР Профсоюзлар федерациясе гамәлгә куйган әлеге бәйгенең 16 еллык тарихы бар. Бәйгенең максаты - хатын-кызлар һәм ир-егетләрнең җәмгыятьтәге урыны турындагы стереотипларны үзгәртү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев