Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт ярдәме аларны яңа өйле итте

Хыялларын тормышка ашырырга аларга дәүләт ярдәм итә. Җөри авылында яшәүче Сергеевлар да "Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашкан бәхетлеләр исемлегендә. Җөри авылындагы әлеге мәһабәт йортта Сергеевлар гаиләсе гомер кичерә. Өй туен 2008 нче елда билгеләп үтәләр. Нәкъ шул елны алар "Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән...

Хыялларын тормышка ашырырга аларга дәүләт ярдәм итә. Җөри авылында яшәүче Сергеевлар да "Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасында катнашкан бәхетлеләр исемлегендә.
Җөри авылындагы әлеге мәһабәт йортта Сергеевлар гаиләсе гомер кичерә. Өй туен 2008 нче елда билгеләп үтәләр. Нәкъ шул елны алар "Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасына язылган була.
- Бу программа турында иң беренче туганнарыбыз хәбәр итте. Соңыннан җирле үзидарәдә тулырак таныштырдылар. Шунда ук кирәкле документларны җыеп тапшырдык. Бернинди дә тоткарлыклар булмады,- ди Римма Сергеева.
Римма бу нигезгә Кукмара районыннан килен булып төшкән. Анатолий белән алар 2001 нче елда кавышканнар. Яңа өйле булганчы шушы урында торган иске йортта гомер кичергәннәр. Программа кысаларында яшь гаиләгә 812 мең сум акча бирелә. Дөрес, йорт җиткезергә бу гына җитми, әлбәттә. Үзләренең дә бераз запаслары булган. Шулар белән бер җәй эчендә яңа түбәле булалар.
- Дәүләткә рәхмәт инде. Безнең вакытта мондый мөмкинлекләр булмады. Хәзер әнә күпме ярдәмнәр күрсәтелә,- ди әниләре Анастасия Сергеева.
Анатолий һәм Римма Сергеевлар 2 малай һәм бер кыз үстерә. Зурлары Петяга 9 яшь, Тимурга 3, ә Эльзага 7 ай тулган. Гаилә башлыгы әйтүенчә, читкә чыгып китү хакында уйламаганнар да.
- Яшьтән үк авылда, төп нигездә яшәргә хыялландым. Мин мондагы тормыштан канәгать. Яңа өебез дә булгач, шәһәргә китү хакында уйламыйбыз да,- ди Анатолий.
Анатолий "Нократ" агрофирмасында тракторчы булып эшли. Балаларын да кечкенәдән хезмәтне сөяргә дип тәрбиялиләр. Әлеге гаиләне үз итеп, өй кыегына карлыгачлар да оя корган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев