Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дегетле колониясендә сөт эшкәртү цехы ачылды

Дегетле авылындагы колония-җирлек сөт белән Казан тирәсендә урнашкан шушындый типтагы барлык учреждениеләрне тәэмин итә. Узган атна азагында биредә сөт эшкәртү буенча модульле цехны тантаналы төстә ачтылар. Бу көнне колония-җирлеккә Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча җәзаларны башкару идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин да килгән иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән алар колониянең...

Дегетле авылындагы колония-җирлек сөт белән Казан тирәсендә урнашкан шушындый типтагы барлык учреждениеләрне тәэмин итә. Узган атна азагында биредә сөт эшкәртү буенча модульле цехны тантаналы төстә ачтылар.

Бу көнне колония-җирлеккә Россия Юстиция министрлыгының Татарстан буенча җәзаларны башкару идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин да килгән иде. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән алар колониянең ашханәсендә, мөгезле эре терлекләр һәм дуңгызлар фермаларында да булдылар, сугарулы бәрәңге басуын карап уздылар.
Бүгенге көндә колония фермасында 157 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Әмма системаны тулысынча сөт продукциясе белән тәэмин итү өчен терлекләрнең баш санын арттыру зарур,- дип искәртте Дәүфит Хәмәдишин.
Дәүфит Хәмәдишин шулай ук дуңгызларның баш санын арттырып, аларны 1 мең башка җиткерү мөһимлеген дә искәртте. Продукцияне сату белән дә проблемалар юк,- диде ул.
Тантанада катнашучыларны яңа цех ачылу уңаеннан район башлыгы Анатолий Иванов та тәбрикләде.
Алга таба хөрмәтле кунаклар кызыл тасманы кисеп, символик ачкычны 17нче санлы колония-җирлек башлыгы Рәмзил Кашаповка тапшырдылар. Модульле сөт цехы тәүлегенә 1 тонна продукция эшкәртергә сәләтле. Заманча җиһаз 2,5 млн сумга төшкән. Кунакларга аны эшләтеп тә күрсәттеләр. Соңыннан теләүчеләр әзер продукттан авыз итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев