Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Даниил укырга һәм рәсем ясарга ярата

Физик мөмкинлеге чикле булса да, аның турында өметле укучы диләр. Сүзебез Даниил Данилов хакында. Бүгенге материалыбыз алар гаиләсендә әзерләнде. Сюжетыбызның герое Даниил исемле. Әнисе Альбина әйтүенчә, мондый исемне аңа Казан табиблары биргән. Ул бик тыйнак, сорауларга да оялып кына җавап бирә. Әңгәмәне икенче тапкырда гына башлап булды. Аның кәефе даими...

Физик мөмкинлеге чикле булса да, аның турында өметле укучы диләр. Сүзебез Даниил Данилов хакында. Бүгенге материалыбыз алар гаиләсендә әзерләнде.
Сюжетыбызның герое Даниил исемле. Әнисе Альбина әйтүенчә, мондый исемне аңа Казан табиблары биргән. Ул бик тыйнак, сорауларга да оялып кына җавап бирә. Әңгәмәне икенче тапкырда гына башлап булды. Аның кәефе даими үзгәреп тора икән. Әнисе әйтүенчә, малайны еш кына баш авыртулары борчый, ди. Героебызга бүгенге көндә 8 яшь. Анда гидроцефалия диагнозы. Беренче тапкыр Даниилга операцияне 5 айлык чагында ясыйлар. Әлеге чаралар малайга бик нык ярдәм итә. Нәтиҗәләр күз алдында, ди әнисе. Хәзер Даниил өйдә белем ала. Мөгаллиме килгәнен зарыгып көтеп ала икән. Малай турында: "Физик мөмкинлеге чикле булса да, өметле укучы",- диләр.
Даниилны әнисе һәм әбисе тәрбияли. Әтисе инвалид улы тугач та, гаиләне ташлап китә. "Язмыш сынавына түзмәгәндер инде",- ди Альбина.
Бу көннәрдә гаиләгә зур шатлык та килгән. Яңа 2 бүлмәле фатирга күчкәннәр. Моңа кадәр алар баракта гомер кичергән. "Бу безнең өчен бик кыйммәтле сөенеч",- ди Альбина. Чөнки фатирның бер өлеше тузган торак программасы буенча булса, калганы өчен түләргә кирәк. Ә инвалид балалы гаиләдә аеруча һәр тиен исәптә була, ди Даниловлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев