Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Дан мизгеле” талантларны җыйды

Өлкәннәр декадасында районыбыз җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан 16 мең чамасы кешегә өч миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта узган җомга көнне мәдәният йортында үткән "Дан мизгеле" дип исемләнгән мәдәни чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хәбәр итте. Алтын куллы кеше дигән сүзләр нәкъ менә Илфат Шәйхетдинов...

Өлкәннәр декадасында районыбыз җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан 16 мең чамасы кешегә өч миллион сумлык төрле ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта узган җомга көнне мәдәният йортында үткән "Дан мизгеле" дип исемләнгән мәдәни чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов хәбәр итте.

Алтын куллы кеше дигән сүзләр нәкъ менә Илфат Шәйхетдинов хакында әйтелгәндер кебек. Нәрсәгә генә тотынмасын, барысын да уңышлы башкарып чыга ул. Эшендә балта остасы да, эретеп ябыштыручы да, кранчы да. Ә иң мөһиме- тормышының бер генә минутын да бушка уздырмый. Чираттагы яңа шөгылен дә нәкъ менә хезмәт урынында таба.
1 сәгатьлек төшке аш вакытында 2 кәрҗин үрергә өлгерә героебыз. Эшемә сорау зур, ди ул.
Улына йорт төзи, хуҗалыгы да тәртиптә. Кирәк булса, күршеләренә, туганнарына да булышырга вакыт таба. Иптәше сораса, тегү машинасы артына да утыра икән. Тәнәфес вакытларында кулына гармун ала. Әмма Илфат Шәйхетдиновның таланты болар белән генә чикләнми. Чираттагы осталыгын ул җомга көнне район мәдәният йортында узган "Дан мизгеле" конкурсында тәкъдим итте. Ул сәхнәдә мәктәп укучысы белән бәйләү буенча ярышты.
Гомумән, Мамадыш районы талантларга бик бай. Мәсәлән, Олыяз авылыннан Азат Һадиев лаеклы ялга чыккач та кул кушырып утырмый. Ул менә дигән рәссам да, оста гармунчы да. Аның картиналарында туган як матурлыгына мәдхия җырлана, кулындагы гармуныннан моңлы татар көйләре сибелә.
Камил Хисмәтовны белмәгән кешене, спорттан артта калганнар рәтенә кертергә кирәктер. Нинди төрләр белән генә шөгыльләнми ул. Гер күтәрү буенча әле ул яшьләрнең дә борынына чиертә. Аның ике кулында авыр снарядларны мамык урынына чөюен, төрле күнегүләр ясавын залда утыручы тамашачылар зур алкышларга күмделәр.
Тулбайдан Гөлсәрия Шәфигуллина җептән нинди генә киемнәр бәйләми икән. Аның иҗат җимешләрен кигән кызлар үзгә бер мода күрсәттеләр. Гөлсәрия апа матур итеп җырлый да икән әле. Ә Рәкыйп Зыятдинов баянда сул кулы белән дә оста итеп уйнавы белән тамашачыларны үзенә әсир итте. Владимир авылыннан Василий Петров 27 ел элек клиник үлем кичергән кеше. Аннан котылгач, күпкырлы сәләте ачыла. Аның өчен кышкы салкыннар, үзе әйтмешли, вак мәсьәлә. Василий Петров чыныгуның үз алымнарын булдырган. Ул аларның берничәсе белән тамашачыларны да таныштырды. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Луиза Мисбахова да күпкырлы талант иясе. Район мәдәният йорты каршындагы халык театрының төп артисты иде ул заманында. Бу көнне Луиза ханым шаян номер белән тамашачыларның кәефен күтәрде.
Район сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барган чарадан соң Илнар Хафизов унбер ялгыз өлкән кешегә кәрәзле телефоннар, югарыда телгә алынган язма геройларына бүләкләр тапшырды. Шәһәрдәге 1нче санлы урта мәктәпнең берничә укучысы, декада барышында иганәчелек ярдәме күрсәткән эшмәкәрләр да билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X