Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Өченче яшь герое” Мамадышка кайтты

Шәһәрдәшебез Галина Рылова "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" 16 нчы республика конкурсының финалыннан җиңү яулап кайтты. Аңа бүләккә ноутбук тапшырганнар. Ул бәйгенең "Өченче яшь герое" дип аталган номинациясендә катнашкан иде. Финалда бу номинациядә барлыгы 44 конкурсант булып, җиңү шуларның сигезенә бирелгән. Тәбрикләү Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Пирамида" сәхнәсендә ТР...

Шәһәрдәшебез Галина Рылова "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" 16 нчы республика конкурсының финалыннан җиңү яулап кайтты. Аңа бүләккә ноутбук тапшырганнар. Ул бәйгенең "Өченче яшь герое" дип аталган номинациясендә катнашкан иде.

Финалда бу номинациядә барлыгы 44 конкурсант булып, җиңү шуларның сигезенә бирелгән. Тәбрикләү Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Пирамида" сәхнәсендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды. Тантанадан кайтканнан соң, без дә "Өченче яшь герое" белән очрашып, әңгәмә кордык.
- Бу минем генә җиңү түгел, ә тулы бер команданың уңышы, дип әйтер идем. Төп идея бирүче һәм рухландыручым район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова иде. Шулай ук тагын бик күпләр миңа ярдәм итте, терәк булдылар. Тәбрикләү тантанасы югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бик күп танышларымны, дусларымны очраттым, рәхәтләнеп ял итеп кайттым,- ди "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесеннән җиңү яулап кайткан Галина Рылова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев