Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм ярминкәсендә ассортимент мулдан иде

Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Бәйрәм уңаеннан узучы чараны оештыру өчен Кирмән икътисади зонасы җаваплы иде. Гадәт буенча, бүгенге ярминкә дә иртәнге сәгатьләрдә үк башланды. Ял көне дип тормаганнар, кемдер олы сумкасын тотып, икенчеләр чана өстерәп сәүдә өстәлләре белән таныша. Сайлау мөмкинлеге зур булгач, җаныңа ошаганын алырга...

Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Бәйрәм уңаеннан узучы чараны оештыру өчен Кирмән икътисади зонасы җаваплы иде. Гадәт буенча, бүгенге ярминкә дә иртәнге сәгатьләрдә үк башланды. Ял көне дип тормаганнар, кемдер олы сумкасын тотып, икенчеләр чана өстерәп сәүдә өстәлләре белән таныша. Сайлау мөмкинлеге зур булгач, җаныңа ошаганын алырга мөмкин.

Ярминкә мәйданының төп өлешендә Түбән һәм Югары Ушма, Урта һәм Кече Кирмән, Яке авыл җирлекләрендә эшләүче авыл хуҗалыгы, бюджет оешмалары, фермерлар сату итсә, Совет урамының ике як-ягында башка эшмәкәрләребезне дә күрергә була иде. Рөстәм Җиһаншин Түбән Тәкәнеш авылыннан килгән. Үгезләр сата. Хуҗалыгымда бүгенге көндә аларны 16 баш асрыйм ди.
- Кечкенә вакытта Башкортстаннан алып кайтам мин аларны. Симерткәч, билгеле инде, иткә китә. Сату белән проблема юк. Ярминкәләргә дә чыгам, килеп тә алалар,- ди Рөстәм Җиһаншин.
Сәүдәнең иң кызган чагында аның барышы белән танышырга район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия дә килде. Рәт араларында йөреп чыкканнан соң, җитәкчедән бәйрәм ярминкәсе турындагы фикере белән кызыксындык.
Язның беренче бәйрәме дисәк тә, һава торышы бүген иртән шактый салкын иде. Шуңа да берәүләр кайнар чәй һәм коймак өстәле тирәсенә җыелса, икенчеләр бию көйләренә җылынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев