Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бурычлыларны суд приставлары тикшерә

Коммуналь хезмәтләр вәкилләре суд приставлары белән берлектә бурычлы фатир хуҗаларына рейд белән чыкты. Акчаларын вакытында түләмәүче мамадышлылар белән әнә шул рәвешле көрәшергә булдылар. Аларга карата нинди чаралар күреләчәген безнең иҗат төркеме белеп кайтты. Мамадыш районында яшәүчеләрнең шактые коммуналь хезмәтләр өчен намуслы түләп бармый икән. Бүген әлеге мәсьәлә аеруча актуаль. Бурычларның...

Коммуналь хезмәтләр вәкилләре суд приставлары белән берлектә бурычлы фатир хуҗаларына рейд белән чыкты. Акчаларын вакытында түләмәүче мамадышлылар белән әнә шул рәвешле көрәшергә булдылар. Аларга карата нинди чаралар күреләчәген безнең иҗат төркеме белеп кайтты.

Мамадыш районында яшәүчеләрнең шактые коммуналь хезмәтләр өчен намуслы түләп бармый икән. Бүген әлеге мәсьәлә аеруча актуаль. Бурычларның күләме ТР буенча якынча 3,5 млрд. сумны тәшкил итә. Түләмәүчеләрнең күпчелеге моны финанс чараларының җитәрлек күләмдә булмавы белән аңлата. Әмма араларында тулы керемле гаиләләр дә бар. Шунлыктан, район җитәкчелеге тарафыннан махсус комиссия булдырылды. Аларның максаты- бурычлыларның өенә суд приставлары белән чыгу. Рейдларның беренчеләре гыйнвар уртасында үтте. Анда идарәче компания, бердәм исәпләү үзәге, "Мамадыш җылылык челтәре", су каналы, суд приставлары вәкилләре катнашты.
- Бүгенге көндә суд приставларының Мамадыш районы бүлегендә башкарырга кирәкле 99 производство исәпләнә. Аларның суммасы якынча 1 млн сум. Бурычлыларның күбесе дөрес булмаган тормыш рәвеше алып баручылар. Алар бер җирдә дә эшләми һәм урнашырга да теләми,- Мамадыш районы буенча суд приставы башкаручысы Илшат Галимуллин.
- Әгәр дә торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы әлеге хезмәтләр өчен 3 ай дәвамында акча түләми икән, без аларны кайтаруларын сорап судка мөрәҗәгать итәргә бурычлы,- ди Әлфия Асадуллина. Водоканал, бүлек җитәкчесе.
Гомумән, суд приставлары тарафыннан бурычлыларга карата күп кенә чаралар күреоергә мөмкин. Кисәтү ясаудан алып, милкен тартып алуга кадәр. Шулай ук әлеге категория гражданнар кечерәк мәйданлы бүлмәләргә дә күчерелергә мөмкиннәр. Мондый рейдлар даими үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев