Нократ

Булачак мәчет урынында субай кагылды

Тәүге нигез ташы көзен салынса, язын беренче свай да сугылды. Мамадыш совхозы бистәсендә халык көтеп алган "Рәхимле" мәчете төзелеше әкренләп дәвам итә. Тарихи вакыйга урыныннан хәбәрчебез Айгөл Әхмәтшина репортажы. Әлеге җирлектә Аллаһ йорты булдыру инициативасы белән мамадышлы Радий Дамир улы Низамов чыккан иде. Район җитәкчелеге тәкъдимне хуплап алды һәм төзелеш...

Тәүге нигез ташы көзен салынса, язын беренче свай да сугылды. Мамадыш совхозы бистәсендә халык көтеп алган "Рәхимле" мәчете төзелеше әкренләп дәвам итә. Тарихи вакыйга урыныннан хәбәрчебез Айгөл Әхмәтшина репортажы.

Әлеге җирлектә Аллаһ йорты булдыру инициативасы белән мамадышлы Радий Дамир улы Низамов чыккан иде. Район җитәкчелеге тәкъдимне хуплап алды һәм төзелеш эшләре белән бүгенге көндә Илфат Хаҗиев җитәкчелегендәге "Төзүсервис" җәмгыяте шөгылъләнә. Яңа мәчет 170 кв.м. биләп, мәйданы 12 гә 15 не тәшкил итәчәк. Әлеге җирлектә гомер итүче өлкән буын вәкилләре дә яңа мәчетнең ачылышын түземсезлек белән көтәләр.
Мамадыш совхозы бистәсендә урнашачак " Рәхимле" мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын , моңа кадәр мәдрәсә мөгаллиме булып эшләгән шәхес, Ирек хәзрәт Нуриев башкарачак.
Якын арада Мамадыш совхозында гомер итүчеләр дә күркәм һәм дә нурлы Аллаһ йортына ия булачаклар, дип ышандыралар төзүчеләр дә.
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: