Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Берсут чәшкеләренә сорау зур

Җәнлекчелек өлкәсендә уңышка ирешү яхшы азык базасы, чисталык һәм хезмәткәрләрнең үз эшләренә намус белән каравына бәйле. Белгечләр әнә шундый фикердә. Римма Кириллова "Берсут" агрофирмасының җәнлекләр фермасында берьюлы ике вазыйфаны башкара. Хуҗалыкның баш зоотехнигы һәм баш ветеринар табибы ул. Биредә 1980 нче елдан. Җәнлекчелек өлкәсен сайлавына әтисе сәбәпче булган. Хәзер исә,...

Җәнлекчелек өлкәсендә уңышка ирешү яхшы азык базасы, чисталык һәм хезмәткәрләрнең үз эшләренә намус белән каравына бәйле. Белгечләр әнә шундый фикердә.

Римма Кириллова "Берсут" агрофирмасының җәнлекләр фермасында берьюлы ике вазыйфаны башкара. Хуҗалыкның баш зоотехнигы һәм баш ветеринар табибы ул. Биредә 1980 нче елдан. Җәнлекчелек өлкәсен сайлавына әтисе сәбәпче булган. Хәзер исә, бу һөнәрне үзләштергәнемә үкенмим, ди үзе.
Хуҗалыкның җәнлекләр фермасында 65 мең баштан артык чәшке, 2700 баш төлке һәм 1600 баш күк ак төлке исәпләнә. Саннардан күренгәнчә, агрофирмада төп өстенлек чәшкеләргә бирелә. Хәзерге чорда җәнлекләрне көнгә ике мәртәбә ашаталар һәм 4 тапкыр су эчертәләр. Чәшкеләр өчен иртән 4 тонна 400 кг боламык, ә кичкә 11 тоннадан артык азык бирелә. Көндез кызу булганлыктан, артык ашатмаска тырышалар. Ә гомумән, югары һава температурасына җәнлекләр дә, үзебез дә ияләнеп беттек инде, ди Римма Кириллова.
Чәшкеләрне сугым вакыты 3 периодка бүленә икән. Карт аналар август азагында, башкалар октябрь һәм ноябрь азакларында. Ана чәшкеләр уртача ел ярым, ә ата җәнлекләр 1 яшькә кадәр яши. Нәселне ел саен алыштыралар.
Җәнлекләрнең һәркайсына ел саен 4 төрле авырудан вакцинация ясала. Бу эшне быел июль аенда ук төгәлләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев