Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче чиратта- эшче һөнәрләр

Республикага эшче һөнәрләр әзерләүдә Мамадыштагы 87нче санлы һөнәри көллиятнең өлеше зур булачак. Бу хакта районыбызга булган сәфәре барышында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде. Чәршәмбе көнне Мамадышка эш сәфәре белән Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры килде. Айрат Шәфигуллинны район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка...

Республикага эшче һөнәрләр әзерләүдә Мамадыштагы 87нче санлы һөнәри көллиятнең өлеше зур булачак. Бу хакта районыбызга булган сәфәре барышында Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде.

Чәршәмбе көнне Мамадышка эш сәфәре белән Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры килде. Айрат Шәфигуллинны район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка рәсми затлар 87 нче санлы һөнәри көллият базасында каршы алдылар. Министр уку йортында алып барылучы ремонт эшләре белән танышты.
Көллият директоры Николай Егоров хәбәр итүенчә, быел биредә 500 гә якын студент белем алачак. Төзәкләндерүгә килгәндә, аның барышында педагоглар да, студентлар үзләре дә катнашалар. Быелгы уку елында көллияттә лаборатория эшли башлаячак. Аңа керү юлында бар өстәлләре урнаштырылган. Шулай ук бу уку елыннан белем бирү учреждениясендә эретеп ябыштыру сыйныфы ачыла. Биредә студентлар эретеп ябыштыруның 3 төрен үзләштерәчәк. Министр искәртүенчә, моның белән генә чикләнмәскә кирәк.
Кунакка көллият осталары кулы белән җыелган тракторны да тәкъдим иттеләр. Аңа Жигули двигателе урнаштырылган. Газ белән эшләүгә көйләнелгән. Айрат Шәфигуллин көллият эшчәнлеген уңай бәяләде.
- Бүгенге көндә республикада эшче һөнәрләр эзерләүгә зур игътибар бирелә. Әлеге юнәлештә Мамадыштагы 87 нче санлы һөнәри көллиятнең дә роле әйтеп бетергесез. Елдан-ел җитештерү сәнәгате үсә бара. Бу үз чиратында кадрларга да сорау тудыра. Безнең бурыч- заманча шартларда эшли алырлык белгечләр әзерләү,- ди Айрат Шәфигуллин.
Татарстанның хезмәт министры шәһәребездә төзелгән мәшгульлек үзәгенең яңа бинасы белән дә танышты. Биредәге шартларны бәяләде, коллектив белән аралашты.
- Яңа бина безгә бик кирәк иде. Монда заманча җиһазлар урнаштырылачак. Халыкка да уңайлы шартларда хезмәт күрсәтәчәкләр,- ди министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев