Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бердәм Россия”–реаль эшләр партиясе

"Бердәм Россия"-реаль эшләр партиясе икәнен тормышта да раслый. Бу аның җирле бүлекчәсе секретаре Анатолий Ивановның бүлекчәнең ХХI конференциясендә ясаган докладында да, фикер алышуда катнашканнар чыгышларында да ачык чагылды. Быел районыбызда республика масштабындагы агропромышленность комплексы семинары һәм укытучыларның август киңәшмәсе узып, икесендә дә Татарстаныбыз Президенты Рөстәм Миңнехановның олы бәясен алдык. Партия...

"Бердәм Россия"-реаль эшләр партиясе икәнен тормышта да раслый. Бу аның җирле бүлекчәсе секретаре Анатолий Ивановның бүлекчәнең ХХI конференциясендә ясаган докладында да, фикер алышуда катнашканнар чыгышларында да ачык чагылды.

Быел районыбызда республика масштабындагы агропромышленность комплексы семинары һәм укытучыларның август киңәшмәсе узып, икесендә дә Татарстаныбыз Президенты Рөстәм Миңнехановның олы бәясен алдык. Партия халыкның тормыш хәлен яхшыртуга, урыннарда эшләрне тагын да яхшырак җайга салуга багышланган күпсанлы проектлар тормышка ашыра. Менә берничә ел инде "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" проекты буенча авыр хәлле, аз тәэмин ителгән гаиләләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына уку кирәк-яраклары алып бирелә. "Бәләкәч" программасы эшли башлагач, балалар бакчалары белән тәэмин ителеш сизелерлек яхшырды. Мохтаҗларга ике миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән. "Татарстан Республикасы мәгарифен модернизацияләү" проекты кысаларында мәктәпләребезгә яңа заманча җиһазлар кайта. Нәкъ менә "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән, Мамадышка керү-чыгу юлларына видеокүзәтүләр урнаштырылачак. Шәһәребезгә яңа зиратлар оештыру өчен дә грантлар бирелде...
Сәяси партияләргә кагылышлы яңа закон кабул ителгәннән соң власть өчен конкуренция тагын да үсте. Бердәмроссиялеләр дә моны яхшы аңлыйлар. Аның эшчәнлек юнәлешләре камилләштерелә, халык мәнфәгатьләре һәрьяклап өйрәнелә. Җирле бүлекчә секретаре Анатолий Иванов та үзенең чыгышында беренчел оешмаларның ролен тагын да күтәрү, авылларны төзекләндерү эшләрендә активрак катнашу кирәклеген ассызыклап үтте.
Партиянең яңа Уставы буенча җирле бүлекчә секретаре, политсовет һәм контроль-ревизия комиссиясе вәкилләре яшерен төстә сайландылар. Устав таләп иткәнчә, җирле бүлекчә секретаре вазыйфасына ике кандидатура күрсәтелгән иде.
Делегатлар бертавыштан муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановны сайлап куйдылар. Берьюлы җирле бүлекчә политсоветының оештыру мәсьәләләрен караган утырышы да үткәрелде. Бүлекчә секретаре урынбасарлары итеп Юрий Иванов белән Сергей Плакатнов сайландылар. Контроль ревизия комиссиясе рәисе вазыйфаларын Фәнил Низамиев башкарачак. Беренче тапкыр, унөч кешедән попечительләр советы да сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев