Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветеранына 90 яшь

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Галиев зур юбилеен билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан аны туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм район җитәкчелеге тәбрикләде. Хөрмәтле кунаклар исемлегендә безнең иҗат төркеме дә бар иде. Әлеге фатирда яшәүчегә 10 нчы март көнне 90 яшь тулды. Без килгәндә, Фоат Гали улы Галиевның бүлмәсендә музыка...

Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Галиев зур юбилеен билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан аны туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм район җитәкчелеге тәбрикләде. Хөрмәтле кунаклар исемлегендә безнең иҗат төркеме дә бар иде.

Әлеге фатирда яшәүчегә 10 нчы март көнне 90 яшь тулды. Без килгәндә, Фоат Гали улы Галиевның бүлмәсендә музыка уйный һәм ул һәр кунакны ачык йөз белән сәламли иде. Җылы куллар, ягымлы караш һәм яхшы хәтер. Моңа район башлыгы Анатолий Иванов та соклануын яшермәде. Ул ветеранны олы бәйрәме белән тәбрикләп, аңа ил президентының котлау хатын тапшырды.
Фоат Галиев 1923нче елны Көек-Ерыкса авылында туа. Дүсмәт мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Сталин шәһәренә китеп, һөнәр үзләштерә. 41нче елның 8нче мартында аны Совет армиясенә алалар. Шул ук елның июнендә сугыш. Бу турыда героебыз теләмичә генә сөйли. Аңа Япония чигендә хезмәт итәргә туры килә. Туган нигезенә 1948нче елда гына кайтырга насыйп була аңа. Әмма биредә аны хәбәрсез югалганнар исемлегенә керткән булалар.
Фоат Галиев иптәше белән 4 бала тәрбияли. Бары тик алар гына героебызның өйдә нинди булуы, буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүе хакында әйтә ала. Ә башкалар юбилярны яхшы җитәкче, талантлы оештыручы, үз эшенең остасы буларак беләләр.
Фоат Галиев һәркемне исеме белән хәтерли, вакыйгаларны детальләп сурәтләп бирә, район, республика, ил яңалыклары белән даими танышып бара.
Аны якын итеп һәм хөрмәтләп, юбилее белән тәбрикләргә дип якыннары, дуслары, танышлары агыла. Ул һәркемгә үзенчә якын, үзенчә дус һәм үзенчә ягымлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев