Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкала журналистлары Мамадыш тарихын өйрәнә

Кирмән археологик комплексы төбәгебез тарихын тулыландыруда иң кыйммәт һәм уникаль һәйкәлләрнең берсе булып тора. Шәһәрчек белән бу көннәрдә ТЯГ телеканалының "Семь дней" программасы иҗат төркеме дә танышып китте. Алар Мамадыш тарихы хакында материал әзерли. Районыбыз территориясендә урнашкан Кирмән шәһәрчеге археологик һәйкәле федераль дәрәҗәдәге объектларның берсе. Рус елъязмаларында Кирмәнчекнең туган көне...

Кирмән археологик комплексы төбәгебез тарихын тулыландыруда иң кыйммәт һәм уникаль һәйкәлләрнең берсе булып тора. Шәһәрчек белән бу көннәрдә ТЯГ телеканалының "Семь дней" программасы иҗат төркеме дә танышып китте. Алар Мамадыш тарихы хакында материал әзерли.

Районыбыз территориясендә урнашкан Кирмән шәһәрчеге археологик һәйкәле федераль дәрәҗәдәге объектларның берсе. Рус елъязмаларында Кирмәнчекнең туган көне дип 1396нчы ел атала. Әмма табылдыклар буенча, галимнәр бу санны 10нчы гасыр азагы, 11нче гасыр башы дип атый. Ә биредә ачык һава астындагы музей 2008нче елда барлыкка килгән.
Археологларның озак еллар тикшерүләре нәтиҗәсендә шәһәрчекнең барлыкка килү вакытын һәм урынын билгеләргә мөмкин булган. Быел аны тулысынча әйләндереп алу күздә тотыла. Бу эшләр район җитәкчелеге һәм грант акчалары ярдәмендә башкарыла.
1995нче елдан биредә Алабуга дәүләт педагогия университеты студентлары тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигамаев җитәкчелегендә практика узалар. Нәкъ менә ул һәм Сирин Ибраһимов әлеге корылмаларның архитектурасын эшләгәннәр. Бу урыннар ТЯГ телеканалының "Семь дней" тапшыруы иҗат төркемендә дә кызыксыну уяткан. Алар бу көннәрдә Кирмәнчек һәм гомумән районыбыз тарихы хакында сюжет әзерләделәр. Ул эфирга 3нче июнь, якшәмбе көнне чыгачак. Башлану вакыты 18 сәг 30 мин һәм 21 сәг-тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев