Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баш автоинспектор мамадышлыларны кабул итте

Мамадышлылыларны бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре нык борчый. Агымдагы атнада Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңниханов үткәргән гражданнарны кабул итүдә шунысы билгеле булды. Кемдер очрашуга шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып килсә, кайбер шәһәрдәшләребез гомумхалык ихтыяҗларын җиткерде. Мәсәлән, сигезенче дистәсен ваклап килүче Гыйбадулла Вәлиәхмәтовны юллардагы...

Мамадышлылыларны бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре нык борчый. Агымдагы атнада Мамадыш районы ЮХИДИ идарәсендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкат Миңниханов үткәргән гражданнарны кабул итүдә шунысы билгеле булды.

Кемдер очрашуга шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып килсә, кайбер шәһәрдәшләребез гомумхалык ихтыяҗларын җиткерде. Мәсәлән, сигезенче дистәсен ваклап килүче Гыйбадулла Вәлиәхмәтовны юллардагы камералар кызыксындыра. Аның фикеренчә, әлеге җиһаз чын ЮХИДИ хезмәткәрен алыштыра алмый һәм шоферның аекмы түгелме икәнлеген дә хәбәр итми. Ә Рәфкать Габдрахманов, шәһәр эчендәге берничә урам киселешләренә ашыгыч рәвештә светофорлар кирәк дип чаң какты. ЮХИДИ идарәсе башлыгы искәртүенчә, бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Иң әүвәле бу очракта, транспорт чараларының да , җәяүлеләрнең дә интенсивлыгы тикшерелә һәм светофорның ни дәрәҗәдә кирәклеге ачыклана. Өстә санап киткән сораулар кабул итү бүлмәсенә килеп ирешкәннәрнең берничәсе генә.
Кабул итү бүлмәсенә килгән беркемнең дә соравы җавапсыз калмады.
Рифкат Миңнихановның Мамадыш муниципаль районына булган эшлекле сәфәре моның белән генә тәмамланмады. Алга таба Россия эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча полиция бүлегендә район башлыгы Анатолий Иванов, полиция бүлеге җитәкчесе Азат Мозафаров катнашында утырыш узды. Биредә ЮХИДИ хезмәткәрләренең , участок уполномоченныйларының, балигъ булмаган балалар белән эшләүчеләрнең агымдагы елның ун аена бәйле эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды. Рифкат Миңниханов үз чиратында, Республика буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларына бәйле статистик мәгълүматләрне яңгыратты. Рейтингта Мамадыш районы алтынчы урынны били. Үткән ун ай эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 60027 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган . Ләкин әлеге күрсәткеч башка районнар белән чагыштырганда күпкә ким. Моннан тыш, ЮХИДИ идарәсе башлыгы , укып булмый торган теркәү номерлары белән хәрәкәт итүче машиналарга игътибарны аеруча көчәйтергә киңәш итте. Безнең район буенча шундый 52 факт билгеле. Әлеге сан Рифкат Миңнихановта шактый кәнагатьсезлек хисе уятты. Чөнки, гадәттә бу төр хәйләкәрлеккә баручылар бихисап була. " Мамадыш территориясендә көн дәвамында эшләп утыручы сигез камераның хезмәте юкка булуы ихтимал", диде ул.
Чираттагы басым тупас тәртип бозуларга бәйле иде. ЮХИДИ хезмәткәрләреннән исерек хәлдә, юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырырга тәвәкәлләгән гражданнар белән эшне активлаштыру таләп ителәчәк. Бу төр эштә, әлбәттә аларга участок вәкаләтлеләре дә ярдәм итәчәк. Соңгыларына исә РФ Административ кодыксының 20.25 нче матдәсе буенча ( штрафларны вакытында түләмәү) тикшерү эшләрен көчәйтү кирәк. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең составы 20 % кимегән очракта да, эш нәтиҗәсе 20 % ка яхшырырга тиеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев