Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсеннән Нурлатка Мамадыш аша

Шәһәребезнең никахларны рәсмиләштерү сарае районда гына түгел, ә аннан читтә дә популярлык казана. Бу көннәрдә биредә тумышлары белән Балык Бистәсе һәм Нурлат районыннан булган парны кабул иттеләр. Бер күрүдә гашыйк булу. Айрат һәм Гүзәлия арасындагы мөнәсәбәтләрне шулай атарга мөмкин. Алар моннан 3 ел элек, студент чагында таныша. Ел ярым вакыт...

Шәһәребезнең никахларны рәсмиләштерү сарае районда гына түгел, ә аннан читтә дә популярлык казана. Бу көннәрдә биредә тумышлары белән Балык Бистәсе һәм Нурлат районыннан булган парны кабул иттеләр.

Бер күрүдә гашыйк булу. Айрат һәм Гүзәлия арасындагы мөнәсәбәтләрне шулай атарга мөмкин. Алар моннан 3 ел элек, студент чагында таныша. Ел ярым вакыт узгач, егет кеше сөеклесенә тәкъдим ясый. Туй көнен быелның 16нчы мартына билгелиләр. Гүзәлия бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә ресторанда, ә аның иптәше Чаллыда Камазда хезмәт куя. Кәләшнең әти-әниләре Балык Бистәсе районыннан, Айратныкылар Нурлатта яши. Шуңа да карамастан, язылышу тантанасын Мамадышта үткәрергә булалар. Мондый уйны әти-әниләре дә хуплый. Биредә берничә ел элек Айратның апасы Айгөл гаиләсе дә никахларын рәсмиләштергән була. "Бик матур хатирәләр генә калды ул вакытта",- дип искә алалар. Бу юлы да яшьләр иң җаваплы вакыйганы уздыру өчен Мамадышка килүләренә үкенмиләр.
РФ кануннары буенча, аның территориясендә яшәүче гражданнар никахларын үзләре теләгән ЗАГСта рәсмиләштерә ала. Яшьләрнең әти-әниләре әйтүенчә, аларны районнар арасындагы ераклык та куркытмаган. "Иң мөһиме- гомергә бер килүче бәйрәмне истә калырлык итеп уздыру",- ди алар.
Ел башыннан районыбызның ГХАТ бүлегендә 47 никах рәсмиләштерелгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13 гаиләгә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X