Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балкыш” фестивале өлкән үзешчәннәрне барлый

Өлкәннәр арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштерү. Шундый максаттан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы "Балкыш" фестиваленең шәһәр туры үтте. "Балкыш" республика фестивале үткәрелә башлаганга икенче ел гына әле. Аның быелгысы гыйнвар аенда старт алды. Иң элек талантларны авыллардагы зоналарда ачыкладылар, кичә район мәдәният йортына шәһәрдә яшәүче сәнгатькә гашыйк...

Өлкәннәр арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның талантларын камилләштерү. Шундый максаттан Татарстан Республикасы ветераннары арасында оештырылучы "Балкыш" фестиваленең шәһәр туры үтте.

"Балкыш" республика фестивале үткәрелә башлаганга икенче ел гына әле. Аның быелгысы гыйнвар аенда старт алды. Иң элек талантларны авыллардагы зоналарда ачыкладылар, кичә район мәдәният йортына шәһәрдә яшәүче сәнгатькә гашыйк өлкәннәребез җыелды.
Фестивальнең шәһәр турында катнашырга Мамадышта яшәүче 100 дән артык өлкән буын талантлар килгән иде. Аларны 30 сәхнә номеры берләштерде. Әлеге чараны ялгыз җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор, поэзия һәм хореография номинацияләре буенча уздыралар.
- Мин кечкенәдән шигырьләр сөйләргә яраттым. Төрле мәдәни чараларда еш чыгыш ясый идем. Хәзер дә бик күп әсәрләрне яттан беләм,- ди Нуршидә Гарифуллина.
Барыннан да элек әлеге фестиваль татар мәдәниятен саклау, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнең активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
- Әлеге фестиваль икенче ел рәттән өлкәннәр арасында үзешчән сәнгать осталарын ачыклау, аларның осталыгын арттыру, өлкән яшьтәгеләрнең тормышын ямьләндерү максатында оештырыла. Яшебез зур дип тормыйлар, рәхәтләнеп катнашалар, җырлыйлар, бииләр. Монысы өчен зур рәхмәт аларга,- ди районның ветераннар советы рәисе Гөлнәзирә Талипова.
Һәр чыгыш та жюри тарафыннан бәяләнеп, шуларның ундүрте район турына узды. "Балкыш" фестиваленең әлеге этабы март азагында узачак. Анда барлыгы 40 якын сәхнә номеры катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев