Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны тәрбияләү шартларын тикшерделәр

Берничә йортта үткәрелгән күзәтү нәтиҗәсендә күп кенә кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Электр үткәргечләре төзек түгел, мичләр искергән, янгын куркынычсызлыгы таләпләре сакланмый, газ плитәсен җылыткыч урынына файдаланалар. Шундый гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белән берлектә шәхси секторда рейд үткәрделәр. Тикшерүчеләрнең игътибар үзәгенә...

Берничә йортта үткәрелгән күзәтү нәтиҗәсендә күп кенә кагыйдә бозу очраклары ачыкланды. Электр үткәргечләре төзек түгел, мичләр искергән, янгын куркынычсызлыгы таләпләре сакланмый, газ плитәсен җылыткыч урынына файдаланалар. Шундый гражданнар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары белән берлектә шәхси секторда рейд үткәрделәр.

Тикшерүчеләрнең игътибар үзәгенә балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләр алынды. Күбесенчә, утын белән җылытылучы йортлар. Рейд барышында ачыкланганча, бу торакларда бүлмәләрне газ плитәсе җылыта икән. Шуның нәтиҗәсендә, өй эчендә бөркү һәм газ исе дә бар. Плитәдә барлык конфоркалар да янып тора. Әмма хуҗалар комиссия вәкилләре булуын да, янгын күзәтчелеге инспекторлары килүен дә җиңел кабул иттеләр. Газ плитәсе эшләвен дәвам итте. Йортта гадәти рус миче дә бар. Хуҗаларга җылыту чарасы итеп бары тик шуны кулланырга тәкъдим иттеләр. Газ плитәсенең болай эшләве бердән сәламәтлеккә зыянлы. Агуланырга мөмкинсең. Икенчедән, янгын чыгарга да күп сорамый. Бу рәвешле киемнәрне киптерсәң, бигрәк тә.
Мичләрне дә даими төзекләндереп торырга кирәк дип искәртте инспекторлар. Өй эчендәге электр үткәргечләрен яңарту да зыян итмәс иде. Мондый проблема комиссия вәкилләре кергән һәр торакта диярлек искәртелде. Шул исәптән, Михеевларныкында да. Бу өй эче газ казаны белән җылытыла. Әмма янгын күзәтчелеге инспекторы биредә дә кимчелекләр тапты. Гаилә башлыгы аларны кыска срокларда төзәтергә вәгъдә бирде. Беренче вакытта тәкъдимнәр профилактика буларак әйтелсә, икенче килгәндә кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X