Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар автокәнәфидә йөртелергә тиеш!

"Автоутыргычларны-балаларга!" 3нче ноябрьдә шундый исемдәге социаль кампания башланып китте. Ул Бөтенроссия күләмендә 16нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциягә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары да кушылды. Бу атнада шәһәребезнең икенче санлы лицее ЮИДчылары "Ләйсән" балалар бакчасы тирәсендә эшләделәр. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары "Автоутыргычларны-балаларга!" акциясе кысаларында ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов белән...

"Автоутыргычларны-балаларга!" 3нче ноябрьдә шундый исемдәге социаль кампания башланып китте. Ул Бөтенроссия күләмендә 16нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциягә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары да кушылды.

Бу атнада шәһәребезнең икенче санлы лицее ЮИДчылары "Ләйсән" балалар бакчасы тирәсендә эшләделәр. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары "Автоутыргычларны-балаларга!" акциясе кысаларында ЮХИДИ идарәсенең пропаганда инспекторы Рамил Шиһапов белән берлектә машиналарны һәм җәяүлеләрне туктатып аңлату эшләре үткәрделәр, кагыйдәләр язылган белешмәлекләр өләштеләр.
"Автоутыргычларны-балаларга!" акциясендә катнашучыларның төп максаты- беркетмә төзү түгел, ә иминлек каешына, балалар өчен автоутыргычлар булуына игътибар итү. Рамил Шиһапов әйтүенчә, күп кенә әти-әниләр балаларының куркынычсызлыгына битараф карый. Үзләренең ялгышларын күңелсез хәл килеп тугач кына аңлыйлар. Әмма ул чагында терсәкне тешләргә соң була инде.
- Бу акциянең максаты шушындый рейдлар, ММЧ аша әти-әниләр белән аңлату эшләре алып бару. Чөнки елдан-ел машиналар белән беррәттән, юл-транспорт һәлакәтләре дә арта бара. Куркынычсызлык максатыннан 12 яшькә кадәрге балалар автоутыргычларда йөртелергә тиеш. Киресенчә булганда, машина йөртүчеләр 500 сум штрафка тартыла,- ди Рамил Шиһапов.
Акция кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балалар белән очрашып юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшүләр алып баралар, шулай ук районның оешма-предприятиеләре водительләре белән әңгәмәләр оештыру да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X