Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авырлыкларны җиңәргә якыннарым ярдәм итә

"Якыннарым авыруым турында да оныттыра. Алар белән аралашкач, кәефләр күтәрелә, яшисе килә башлый". Әлеге сүзләрнең авторы- шәһәрдәшебез, икенче төркем инвалид Сүрия Игтеева. Сүрия Игтееваны тормыш аяусыз сыный. Шәһәрдәшебез элек сыр-май җитештерү комбинатында эшләгән, актив тормыш рәвеше алып барган. Әмма хәзер ул элементар әйберләрне дә башкара алмый. Бәхеткә, әнисе янәшәдә. Әмма...

"Якыннарым авыруым турында да оныттыра. Алар белән аралашкач, кәефләр күтәрелә, яшисе килә башлый". Әлеге сүзләрнең авторы- шәһәрдәшебез, икенче төркем инвалид Сүрия Игтеева.

Сүрия Игтееваны тормыш аяусыз сыный. Шәһәрдәшебез элек сыр-май җитештерү комбинатында эшләгән, актив тормыш рәвеше алып барган. Әмма хәзер ул элементар әйберләрне дә башкара алмый. Бәхеткә, әнисе янәшәдә. Әмма өлкән яшьтәге апага бу сынауларны узу авыр бирелә.
Сүрия Игтеева 2нче төркем инвалид. Бүгенге көндә 3 катлаулы операция кичергән. Соңгысы әле күптән түгел генә узган икән. Берничә буыннары урынына ясалманы куйганнар.
- Барысы да бармак авыртудан башланды. Аннан әкренләп кулга, соңрак аякка да күчте,- ди Сүрия Игтеева.
Хәзер героебызның күпчелек вакыты кечкенә генә бүлмәдә урын өстендә үтә. Буш вакытларында күп итеп китаплар укый, догалар өйрәнә. Аның ике баласы бар. Улы Марат эшли, ә кызы укуда. Ямансулыктан кәрәзле телефон коткара,- ди Сүрия Игтеева. "Еш кына якыннарым белән элемтәгә керәбез. Нәкъ менә алар яхшы кәеф бүләк итә дә инде",- дип искәртә сюжетыбыз герое.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев