Якшәмбе көнне районыбызда инвалидларның ат-автомобиль узышында катнашучылар кунак булды. 2нче августтан Яр Чаллы шәһәрендә старт алган әлеге чарада катнашучыларны Казан - Яр Чаллы трассасында ипи-тоз белән каршы алдылар.
Инвалидларның ат-автомобиль узышында катнашучылар маршрутына автогигант башкаласыннан старт бирелеп, Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Биектау районнары территориясе аша узачак һәм...
Якшәмбе көнне районыбызда инвалидларның ат-автомобиль узышында катнашучылар кунак булды. 2нче августтан Яр Чаллы шәһәрендә старт алган әлеге чарада катнашучыларны Казан - Яр Чаллы трассасында ипи-тоз белән каршы алдылар.
Инвалидларның ат-автомобиль узышында катнашучылар маршрутына автогигант башкаласыннан старт бирелеп, Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Балтач, Арча, Биектау районнары территориясе аша узачак һәм 11нче августта Яшел Үзән районының Свияжск шәһәр-утраучыгында тәмамланачак. Әлеге чараны инвалид-спортчыларның Идел-Урал хәйрия фонды Яр Чаллы шәһәре мэриясе белән берлектә оештырган.
- Сез безнең белән булганыгыз өчен бик шатбыз. Һәркайда җылы каршы алалар, шул исәптән Мамадышта да. Рәхмәт сезгә,- ди Рәкыйт Әбделмәнов.
- Мин бу узышта беренче тапкыр гына катнашам әле. Оештырылу дәрәҗәсеннән бик канәгать. Күп уңай кичерешләр алдым,- ди Рәмзия Шәрифуллина.
Ат-автомобиль узышында катнашучылар Соколкадагы "Кама" лагерында ял итүче балалар белән очраштылар, әңгәмә үткәрделәр, атларда күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр, шашка-шахмат уйнадылар.
Кунаклар кичен шәһәребезнең Нократ яр буенда концерт куйдылар. Шушында ук инвалидлар ясаган кул эшләнмәләреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Әлеге чара барышында җыелган акча тарихи һәйкәлләрне торгызуга юнәлдереләчәк.