Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Арендага дүрт төрле торак биреләчәк

Мамадышлыларның торакка ия булу өчен уникаль мөмкинлекләре барлыкка килде. Ул "Арендалы торак" республика программасы кысаларында тормышка ашырылачак. Мондый мәгълүматны оешма-предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә район башлыгы Анатолий Иванов җиткерде. Муниципалитет бинасында узган чарада район җитәкчесе хәбәр итүенчә, Татарстанда арендалы торак дүрт төрле вариантта төзелергә мөмкин. Алар - "эконом", "эконом +",...

Мамадышлыларның торакка ия булу өчен уникаль мөмкинлекләре барлыкка килде. Ул "Арендалы торак" республика программасы кысаларында тормышка ашырылачак. Мондый мәгълүматны оешма-предприятие җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә район башлыгы Анатолий Иванов җиткерде.

Муниципалитет бинасында узган чарада район җитәкчесе хәбәр итүенчә, Татарстанда арендалы торак дүрт төрле вариантта төзелергә мөмкин. Алар - "эконом", "эконом +", "стандарт" һәм "комфорт" классындагы тораклар.
"Эконом" тибындагы торак яңа типтагы тулай торакларны хәтерләтәчәк. "Эконом+" тибындагысы кунакханә бүлмәсен хәтерләткән фатирларга охшаячак. Икенче төрле әйткәндә, малосемейка тибында. Бу кече мәйданлы тораклар бары арендага бирү өчен генә каралачак. Ягъни аларны сатып алу, хосусыйлаштыру вариантлары күздә тотылмый.
"Эконом" типтагы арендалы торакны төзүнең бер варианты итеп Универсиада авылындагы торак моделе карала. "Стандарт" тибындагы фатирлар уртача уңайлыктагы социаль ипотека фатирларын хәтерләтәчәк. "Комфорт" исә исеменнән үк күренгәнчә югары уңайлыклары булуы белән аерылып торачак. Соңгы ике типтагы тораклар исә, биш еллап арендалаганнан соң, сатуга да куелырга мөмкин. Аларга салынган инвестицияләрнең үзен аклавына шул юл белән ирешеп булачак, дип саный дәүләт торак фонды вәкилләре.
Әлеге программа буенча төзелгән йортлардагы аренда бәясе шәһәребездәге хәзерге аренда бәяләреннән 30%ка түбән булачак. Вакытлыча кеше фатирында яшәп торучыларга бу аеруча файдалы, дигән сүз.
Район башлыгы Анатолий Иванов андый йортлар шәһәрнең төрле өлешендә төзеләчәк дип белдерде. Тулырак мәгълүматны башкарма комитетның торакны исәпкә алу һәм бүлү секторыннан алырга мөмкин. Тел.: 3-31-30.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X