Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аналар алдында баш иделәр

Әни сүзе дөньяның һәрбер телендә дә бердәй матур һәм ягымлы яңгырый. Илебездә үткәрелүче күп кенә бәйрәмнәр янәшәсендә Аналар көне дә зур игътибарга лаек. Әлеге бәйрәмгә берәү дә битараф калмый. Район мәдәният йортында Әни исемен горур йөртүчеләрне хөрмәтләделәр. Залдагыларны район башлыгы Анатолий Иванов сәламләп: "Һәммәбезнең тормышына әниләр башлангыч бирә, безне җылы...

Әни сүзе дөньяның һәрбер телендә дә бердәй матур һәм ягымлы яңгырый. Илебездә үткәрелүче күп кенә бәйрәмнәр янәшәсендә Аналар көне дә зур игътибарга лаек. Әлеге бәйрәмгә берәү дә битараф калмый. Район мәдәният йортында Әни исемен горур йөртүчеләрне хөрмәтләделәр.
Залдагыларны район башлыгы Анатолий Иванов сәламләп: "Һәммәбезнең тормышына әниләр башлангыч бирә, безне җылы куллары белән иркәләп, назлап, кайгыртып үстерә. Көннән-көн чәчәк атучы Мамадышыбыз җирлегенә лаеклы уллар-кызлар тәрбияләгән Аналар алдында хөрмәт белән баш иябез",- диде. Район җитәкчелеге өчен гаилә, аналар һәм балалар турында кайгырту-һәрвакыт өстенлекле юнәлеш, дип искәртте Анатолий Иванов.
Районыбызда яшьләргә үрнәк булырлык эшсөяр аналар бик күп. Бүгенге көндә 570 гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләнә. Бу 2383 сабый дигән сүз.
Уллыкка яки кызлыкка балалар алган күп сабыйлы гаиләләр аеруча хөрмәттә иде бу көнне. Аларны тантаналы шартларда 4 номинация буенча тәбрикләделәр. "Лаеклы хатын-кыз", "Ана капиталына сертификат алган гаиләләр", "Тол хатыннар" һәм опекун гаиләләр. Алар район башлыгы тарафыннан рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре белән хөрмәтләнделәр.
Бу көнне әниләр адресына бары тик җылы һәм матур сүзләр әйтелде, сәхнә номерлары да фәкать аналарга гына багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев