Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Американча Яңа ел– беренче

Кайсы коллектив каникул чорында үзәк чыршы янына күбрәк санда шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны җыеп иң күңелле бәйрәм чарасы оештыра алган? Бу хакта 13нче гыйнвар кичендә билгеле булды. Традиция буенчaа, искечә Яңа елны каршы алу кичендә үзәк мәйданда 27нче декабрьдән-6нчы гыйнварга кадәр узган бәйрәм чыгышларына йомгак ясадылар. Җиңүче коллективларны игълан иткәнче, бирегә...

Кайсы коллектив каникул чорында үзәк чыршы янына күбрәк санда шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны җыеп иң күңелле бәйрәм чарасы оештыра алган? Бу хакта 13нче гыйнвар кичендә билгеле булды.

Традиция буенчaа, искечә Яңа елны каршы алу кичендә үзәк мәйданда 27нче декабрьдән-6нчы гыйнварга кадәр узган бәйрәм чыгышларына йомгак ясадылар. Җиңүче коллективларны игълан иткәнче, бирегә җыелганнарны район башлыгы Анатолий Иванов бәйрәмнәр белән тәбрикләп, төбәгебезнең һәр гаиләсенә уңышлар һәм иминлек теләде.
Алга таба бүләкләү тантанасы узды. Быел махсус комиссия тарафыннан иң яхшы чыгыш дип 4нче гыйнвар кичендә тәкъдим ителгән Американча яңа ел каршы алу программасы билгеләнгән. Аны мамадышлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен Красногорка урта мәктәбе командасы составындагы коллективлар үткәрде. Исемлектә безнең оешма да бар иде.
Икенче урын 3нче гыйнвар кичендә чыгыш ясаган икенче санлы лицей командасында. Ә өченче урынны быел Мамадыш коррекцияләү торак-мәктәбе составындагы коллективлар яулады. Аларның чыгышын 6нчы гыйнвар кичендә тамаша кылдык. Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга район башлыгының рәхмәт хаты, акчалата бүләкләр тапшырылды.
30нчы декабрь һәм 2нче гыйнвар кичләрендә чыгыш ясаган 1нче һәм 3нче санлы мәктәп командалары конкурста актив катнашканнары өчен район башлыгының рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнделәр. Шулай ук рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк район мәдәният бүлегенә дә тапшырылды.
Алга таба бәйрәм сәхнәсен татар эстрадасы йолдызлары кулына тапшырдылар. Бу кичтә үзәк мәйдандагыларны Мөнир Рахмаев, Вероника Кузнецова, Ләйсән Гыймаева һәм башкалар тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев