Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Абунәче көннәре

Район газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылырга санаулы көннәр калып бара. Әлеге уңайдан редакция коллективы "Абунәче көннәре" үткәрә. Шундыйларның берсе сишәмбе көнне Урта Кирмән авылнда оештырылды. Урта кирмәндә бүгенге көндә, ягъни беренче яртыеллыкта, район газетасын 59 йортта алдыралар, Арташта газетабызны 28 гаилә укый. Без килгән көнгә кадәр икенче яртыеллыкка "Нократ"ка...

Район газетасына 2012 елның икенче яртыеллыгына язылырга санаулы көннәр калып бара. Әлеге уңайдан редакция коллективы "Абунәче көннәре" үткәрә. Шундыйларның берсе сишәмбе көнне Урта Кирмән авылнда оештырылды.

Урта кирмәндә бүгенге көндә, ягъни беренче яртыеллыкта, район газетасын 59 йортта алдыралар, Арташта газетабызны 28 гаилә укый. Без килгән көнгә кадәр икенче яртыеллыкка "Нократ"ка ике авылдан барысы 68 кеше язылган. почта бүлекчәсенә төрле хезмәтләр өчен түләүләр алып килгәннәрдән шактый гына чират җыелган иде. Безнең бүләкләр белән килүебезгә күпләр сөенде. Шунда ук газетабызга язылырга теләк белдерүчеләр дә табылды. Авылга җәйге айларга гына кайтучылар да укый икән басманы.
Халык вакытлы матбугат чарасын район тормышы белән танышып баруның иң кулай варианты дип саный. Шуңа да "Нократ"ны яратып алдыралар биредә. Бер укыган кеше даими рәвештә алдырып бара газетаны.
Без барында ун кеше газетага язылып, теләк-тәкъдимнәрен әйтеп, бүләккә ия булып кайтып китте ул көнне. Почта хезмәткәреЗөлфәрия Бикмурзина, хат ташучылар Венера Җиһаншина беләнРәшидә Имаметдинова халыкның газнта-җурналларга һәрчак вакытыннан соңга калмый язылуын искәртә. Шушы көннәрдә икенче яртыеллыкка да бар халыкны яздырып бетерергә ышандырдылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев