Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

100 яшьлек юбилей

Бүген районыбызның иң өлкән кешесенең туган көне. Кече Кирмән авылында гомер итүче Зәйнәп Шакирова 100 яшен тутырды. Гасыр яшьтәшен район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Зәйнәп әби Шакированы котларга муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзе барды. Аның истәлекле бүләге белән чәчәк бәйләмен юбиляр шатланып кабул итеп алды. Изге теләкләрне район башлыгы белән...

Бүген районыбызның иң өлкән кешесенең туган көне. Кече Кирмән авылында гомер итүче Зәйнәп Шакирова 100 яшен тутырды. Гасыр яшьтәшен район җитәкчелеге дә тәбрикләде.

Зәйнәп әби Шакированы котларга муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов үзе барды. Аның истәлекле бүләге белән чәчәк бәйләмен юбиляр шатланып кабул итеп алды. Изге теләкләрне район башлыгы белән бергә авыл җирлеге җитәкчелеге дә җиткерде. Түгәрәк дата белән котларга мәктәп укучылары, "Сандугач" ансамбле вәкилләре дә килгән. Шундый матур бәйрәм ясаганнары, олылап котларга килгәннәре өчен туган көн иясе барлык кунакларга да рәхмәтләрен укыды.
Зәйнәп әби бүген улы Ринат белән килене Әлфинур тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше белән 41 ел гомер кичергәннәр,6 бала тәрбияләп үстергәннәр, 15 онык бар, 19 оныкчык үсә. 100 яшен тутыруына карамастан, зәйнәп әбинең хәтеренә күз тимәсен, бар үткән гомерен хәтерли, балаларын бик ярата. Аларның һәрберсе турында зур мәхәббәт хисләре белән сөйли ул. "Тик менә соңгы вакытларда улым Ринат эшләмәскә куша башлады. Ишегалдына чыгып, эш эшләштереп йөргәндә бик рәхәт иде әле. Хәзер улым җитәр инде, ял итеп ятып кына тор, ди. Әле бер-ике ел элек ишегалдына чыгып эш эшләп кергәли идем",-ди әби.
Балаларны үстереп кеше итим дип, гомере буе эштә булган Зәйнәп әби. Ирем белән бик тату яшәдек, эштән куркып тормадык, дип, сугыш, ачлык елларында кичергәннәрен, авылның балалар бакчасында эшләгән вакытларын искә ала ул.
Гасыр буе яшәгән әби сәламәтлегеннән зарланмый. Табиблар да бик мактап кайтардылар ди. "Әле кызым табибка алып барган иде. Берничә белгеч янында булдык. Алар кызыма: "Бу әби шикелле сәламәт кеше юк",-дигәннәр",-дип, сәламәтлеге турында да сөйләп алды ул. 100 яшьлек әбинең бүген дә күңеле көр, йөзе көләч. Бары тик күзләренең начар күрә башлавыннан гына зарланып алды бераз: "Әле узган ел гына гәҗит тә укый идем. Хәзер күзләрем начарланды. Эре хәрефләрен генә танып була. Бик вак язалар бит, күреп бетереп булмый. Элек укыган дога китапларымны да укый алмыйм инде хәзер".
Зәйнәп әби шушы яшендә дә үз аяклары белән йөреп тора алуына сөенеп бетә алмый. "Һодай шушы байлыгымнан мәхрүм итмәсен",-ди ул. Зәйнәп әбине 100 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тормыштан ямь табып, балалар-оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев