Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Юлларны карта алып ремонтлыйлар

Машина йөртүчеләргә күптән көтелгән яңалык! Ушма елгасы аша салынган күпер өстендә ремонт эшләре башланды. Инде кичә үк "Татавтодор" филиалы бригадасы биредә тигез өслекле юл булачак, дип вәгъдә иткән иде. Әмма һава торышы үз срокларын куйды. Бүген әлеге участоктан хәрәкәт итү бераз тоткарланган. Хәер, машина йөртүчеләр күпергә кергәндә тизлекне киметергә өйрәнгәннәр...

Машина йөртүчеләргә күптән көтелгән яңалык! Ушма елгасы аша салынган күпер өстендә ремонт эшләре башланды. Инде кичә үк "Татавтодор" филиалы бригадасы биредә тигез өслекле юл булачак, дип вәгъдә иткән иде. Әмма һава торышы үз срокларын куйды.

Бүген әлеге участоктан хәрәкәт итү бераз тоткарланган. Хәер, машина йөртүчеләр күпергә кергәндә тизлекне киметергә өйрәнгәннәр иде инде. Тимер атың исән-сау булсын дисәң, шуннан да яхшысы юк. 67 метр ара шәһәрдәге иң проблемалы урыннарның берсе иде. Татавтодор филиалы хезмәткәрләре әлеге мәсьәлә тиздән уңай хәл ителәчәк, дип ышандыра. Асфальт-бетонлы өслекне төзекләндерүгә оешманың 6 кешесе җәлеп ителгән. Техникалардан биредә 2 каток, асфальт җәйгеч, үз төягеч һәм су ташу машинасы эшли.
Чокырлар ремонты әлеге участокта үзенең кирәклеген ел саен белдереп торса, карта алып, андагы өслекне тулысынча яңарту озаккарак хезмәт итәчәк, ди юлчылар мастеры.
- Нормативлар буенча юлның гарантиясе 4 ел дип билгеләнә. Шуның кадәр саклансын өчен барлык технологияне дә төгәл үтибез,- ди Сергей Саппаров.
Татавтодор филиалы мастеры әйтүенчә, яңа юл өслеген быел Владимир, Чаксы һәм Әҗмәк авылларына түшәячәкләр. Ишки-Тәкәнеш юлында капиталь ремонт көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев