Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Ярминкәдә дегустация ясадылар

Бүгенге ярминкәдә җирле продукцияләрне теләгән кадәр күләмдә сатып алырга да, бушлай авыз итеп карарга да мөмкин иде. Сәүдә белән беррәттән үзәк мәйданда Мамадыш җитештерүчеләренең күргәзмәсе эшләде. Бүген район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Аны оештыру өчен Усали икътисади зонасы җаваплы иде. Мамадышлыларга шушы төбәккә караучы...

Бүгенге ярминкәдә җирле продукцияләрне теләгән кадәр күләмдә сатып алырга да, бушлай авыз итеп карарга да мөмкин иде. Сәүдә белән беррәттән үзәк мәйданда Мамадыш җитештерүчеләренең күргәзмәсе эшләде.
Бүген район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Аны оештыру өчен Усали икътисади зонасы җаваплы иде. Мамадышлыларга шушы төбәккә караучы җирлекләрдә эшләүче авыл хуҗалыгы оешмалары, учрежденияләр, фермерлар үзләрендә җитештерелгән тауарларны тәкъдим итте.
- Шәхси хуҗалыгыбызда быел 55 баш каз үстердек. Бүген ярминкәдә тересен дә, суелганын да тәкъдим итәбез. Өстәлебездә каз канатлары да, мамыгыннан эшләнгән мендәрләр дә бар. Сезон саен үзебез 5-6 мендәр ясап сатабыз,- ди Гөлсинә Гарипова.
Бүгенге ярминкәдә ит продукциясе аеруча мулдан иде. Аларны авыл хуҗалыгы оешмалары да, шәхси җитештерүчеләр дә тәкъдим итә.
Ит-сөт продукциясе, кул эшләнмәләре, яшелчәләр, терлек азыклары. Боларны теләгән кадәр күләмдә алырга мөмкин иде.
Ярминкәне оештыручылар үзәк мәйданга килүчеләрне бушлай балык шулпасы белән дә сыйладылар. Уханы Урманчы җирлеге әзерләгән. Шулай ук бушлай районыбызның азык сәнәгате предприятиеләре җитештергән продукцияләрне дә авыз итәргә мөмкин иде. Үзәк мәйданда күргәзмә һәм дегустация эшләде. Биредә район кулланучылар җәмгыяте, Радуга, шәхси эшмәкәр Мотыйгуллин, сыр-май җитештерү комбинаты, балык заводы, Диләрә кафесы, берничә умартачы үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.
- Әлеге Күргәзмә һәм дегустация Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында уза. Теләгән һәркем үзебездә эшләнгән ризыкларны бәяли алды,- ди район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече Елена Егорова.
Район кулланучылар җәмгыяте күргәзмәгә 100 дән артык төрдәге продукция алып чыккан. Шулар арасыннан "нухрат" дип исемләнгән газлы суны күпләр тәүге кат кына күрә әле. Ул ике атна элек кенә җитештерелә башлаган. Тәмен татып караучылар аны югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X