Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Ярминкә югары дәрәҗәдә узды

Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу юлы мамадышлыларга үзләрендә җитештерелгән продукцияне Тәкәнеш зонасы хезмәтчәннәре тәкъдим итте. Шәһәребездә көзге-кышкы ярминкәләр дәвам итә. Аларда шәһәр халкы да, авыл җитештерүчеләре дә бик теләп катнашалар. Чөнки биредә авыл кешесенә арадашчыларсыз сәүдә итү мөмкинлеге туа, ә сатып алучыга очсызлы продукция тәкъдим ителә....

Бүген шәһәр үзәгендә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бу юлы мамадышлыларга үзләрендә җитештерелгән продукцияне Тәкәнеш зонасы хезмәтчәннәре тәкъдим итте. Шәһәребездә көзге-кышкы ярминкәләр дәвам итә. Аларда шәһәр халкы да, авыл җитештерүчеләре дә бик теләп катнашалар. Чөнки биредә авыл кешесенә арадашчыларсыз сәүдә итү мөмкинлеге туа, ә сатып алучыга очсызлы продукция тәкъдим ителә. Районыбыз җитештерүчеләре, гадәтләнгәнчә, үзәк мәйданда сату итә. Бу юлы сәүдәнең оештырылышы өчен Тәкәнеш икътисадый зонасына караган җирлекләр, авыл хуҗалыгы оешмалары, бюджет учрежденияләре җаваплы иде. Иртәдән һәр өстәл тирәсенә чират тезелгән. Бу ярминкәдә тере казларны 1500 сумнан тәкъдим иттеләр, шулай ук куян, тавык һәм әтәчләр дә бар иде. Яхшы кулларга бушлай мәче баласына кадәр тәкъдим итәләр. Бүгенге ярминкәдә сәүдә нокталарының бизәлеше дә башкалардан аерылып торды. Шәмәк авыл җирлеге хезмәтчәннәре сату нокталарын Каз өмәсе узучы өй стилендә бизәгәннәр. Түрдә чигүле мендәрләр урын алган, стенага чигеп эшләнгән сөлгеләр элгәннәр.

- Авылларда каз өмәләре сезоны якынлаша. Шуңа да бүген сәүдә урыныбызны шулай бизәргә булдык. Төбәгебездә каз асраучылар шактый. Аларны 150-200 баш асраучылар да бар. Сату белән проблемалар юк. Килеп тә алалар, Мамадыш, казан ярминкәләренә илтәбез,- ди Шәмәк авыл җирлеге башлыгы Лариса Гайфуллина. Бүгенге ярминкәнең оештырылышын махсус комиссия дә югары бәяләде. Ярминкәдә район кулланучылар җәмгыяте һәм күп кенә эшмәкәрләр дә сату итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев