Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Яр буенда чыгарылыш кичәсе

Районыбыз мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаучылар быел сабакташлары, укытучылары белән саубуллашу таңын Нократ яр буенда каршы алдылар. Мондый чара Мамадышта әле тәүге мәртәбә генә оештырылды. Әлеге бәйрәм киче бик күпләрнең күңелләрендә озак сакланыр. Берничә көн элек кенә бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган, аларга әзерләнгәндә күпме дулкынлану кичергән, рухи яктан талчыган 338 чыгарылыш...

Районыбыз мәктәпләренең 11нче сыйныфын тәмамлаучылар быел сабакташлары, укытучылары белән саубуллашу таңын Нократ яр буенда каршы алдылар. Мондый чара Мамадышта әле тәүге мәртәбә генә оештырылды. Әлеге бәйрәм киче бик күпләрнең күңелләрендә озак сакланыр.

Берничә көн элек кенә бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган, аларга әзерләнгәндә күпме дулкынлану кичергән, рухи яктан талчыган 338 чыгарылыш сыйныф укучылары бүген бер мәйданга җыелдылар. Унбер ел дәвамында аларга алга куйган максатларына ирешү өчен күпме киртәләрне узарга туры килгән. Асыл егет һәм гүзәл кызлар киләчәктә дә мәктәпләрен, укырга һәм язарга өйрәтеп кенә калмыйча, әхлакый тәрбиягә дә зур игътибар биргән, укучыларының чын кешеләр булуын, тормышта югалып калмауларын ихластан теләгән укытучыларын онытмаслар. Район җитәкчелеге дә чыгарылыш бәйрәме кичә генә парталардан аерылганнар күңелендә онытылмаслык хатирә булып саклансын өчен барысын да эшләделәр. Яр буена сәхнә куелды, сәүдә рәтләре гөрләде, чал Нократ өстендә көймәләр йөзде...
Әлеге гүзәллекне тудырганы өчен укучылар, мөгаллимнәр, ата-аналар муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәтле. Үзенең чыгышында ул чыгарылыш сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен ирештерде, аларның авыр һәм катлаулы тормышта үз урыннарын табуларын, югары белем йортларында белем алып, туган туфракларына кайтачакларына, үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларын онытмаячакларына ышанычын белдерде.
Изге Ксения Римляныни чиркәве настоятеле, протоиерий Дмитрий атакай белән Мамадыш үзәк мәчете имам-хатибы Наил хәзрәт үзләренең хәер-фатыйхаларын ирештерделәр.
Мәйдан уртасына чакырылган һәр белем бирү учреждениесен быел фән, сәнгать һәм спорт өлкәсендә нинди дә булса уңышка ирешкән егетләр-кызлар тәмамлый. Ә иң-иңнәренә район җитәкчелеге бүләкләр тапшырды. Алардан тыш туган көннәрен билгеләп үткәннәр дә игътибар үзәгеннән читтә калмадылар. Тамашаны алып баручылар чыгарылыш сыйныфлары өчен төрледән-төрле сынау-конкурслар да оештырдылар. Алар һәм Нократ буена җыелган халык өчен Казаннан килгән бәйрәм кунаклары автор-башкаручы Илназ Сафиуллин, Зөлфәт Зиннуров, Чәчкә, Алинә Сәфиуллина, үзебезнең үзешчән сәнгать осталары башкаруында сәхнәдән җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, дискотека оештырылды. Төнге сәгать уникедә җәйге аяз төн күге фейерверкның төрле төстәге утларына күмелде. Чыгарылыш кичәсе таң атканчы дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X