Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Яңа мәктәп төзелеше ныклы контрольдә

Җөмһүриятебездә кабул ителгән социаль әһәмияткә ия программаларның үтәлеше Татарстан Президенты тарафыннан җитди контрольдә тотыла. Шул исәптән, шәһәребездә төзелүче 3нче санлы мәктәп тә. Районыбыз җитәкчелеге өчен дә мөһим объектларның берсе ул хәзерге вакытта. Биредә еш кына киңәшмәләрнең үткәрелүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки мондагы эшләрнең барышы күренә, килеп туган проблемаларны шунда ук хәл...

Җөмһүриятебездә кабул ителгән социаль әһәмияткә ия программаларның үтәлеше Татарстан Президенты тарафыннан җитди контрольдә тотыла. Шул исәптән, шәһәребездә төзелүче 3нче санлы мәктәп тә.

Районыбыз җитәкчелеге өчен дә мөһим объектларның берсе ул хәзерге вакытта. Биредә еш кына киңәшмәләрнең үткәрелүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Чөнки мондагы эшләрнең барышы күренә, килеп туган проблемаларны шунда ук хәл итәргә мөмкин. Объектны срогында - 1нче сентябрьгә тапшыру өчен төзүчеләр озайтылган көн режимына күчкәннәр. Шимбә көнне дә монда эшнең тынып торганы юк. "Төзүсервис" ябык акционерлык җәмгыятенең төзелеш буенча мастеры Фәрит Сәлимов әйтүенә караганда, коллектив график кысаларына сыеша, аннан калышканнары юк икән әле. Бүген бу объект умарта оясын хәтерләтә. Көн саен 70-80 кеше җәлеп ителә. Стеналары өелеп, түбәсе ябылганнан соң, дүрт бригада стеналарны штукатурлауны да кыска вакыт эчендә, ләкин сыйфатлы итеп башкарып чыкканнар. Хәзер булачак мәктәп эчендә шомарту, бизәү эшләре, идәннәрне бетонлау бара. Җылылык системасы сузылган, электр чыбыклары штукатур астында калдырылган инде. Вентиляция системасы да җыелып бетү алдында. Берничә кеше спорт залында мәш киләләр. Чорманы янгынга каршы эшкәртү уздыруны да иртәгегә калдырмаганнар. Шимбә көнне мәктәпкә Интернет, компьютерлар, телефон элемтәсе кабельләре сузар өчен, җирне казып, торба салып калдырдылар. Якын көннәрдә территорияне төзекләндерү буенча да эшкә керешәчәкләр.
Бу шимбә һәм якшәмбедә мәктәп янәшәсендәге гаражларны күчерү планлаштырыла. Шунлыктан, аларның хуҗаларыннан өйдә булулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев