Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Мәшгульлек үзәгендә өй туе

Муса Җәлил урамы, 12. Мамадыш районының яңа хезмәт һәм мәшгульлек үзәге хәзер шушы адрес буенча урнашты. Социаль яктан әһәмиятле объектны төзү 8 млн. сумга төшкән. Коллективны өй туе белән тәбрикләргә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да килгән иде. Яңа бинаны ачканчы,...

Муса Җәлил урамы, 12. Мамадыш районының яңа хезмәт һәм мәшгульлек үзәге хәзер шушы адрес буенча урнашты. Социаль яктан әһәмиятле объектны төзү 8 млн. сумга төшкән. Коллективны өй туе белән тәбрикләргә Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин да килгән иде.
Яңа бинаны ачканчы, делегация берничә объектта булырга өлгерде. Беренче булып башкала кунакларын социаль яклау идарәсе коллективы кабул итте. Мөмкинлектән файдаланып, министрга эш бүлмәләренә ремонт таләп ителүен дә искәрттеләр.
"Кайгырту" үзәгендә дә проблемалар хакында яшермәделәр. Җирле ял йортындагыларны үзәктәге хезмәткәрләрнең еш алышынуы борчый. "Ияләнеп кенә бетәсең, ә алар хезмәт хакларының түбән булуы сәбәпле китеп бара",- ди өлкәннәр. Беррәттән, үзләренең пенсия күләмнәреннән дә зарландылар.
Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге ишек төбендә бу кадәр халыкның җыелганы юк иде әле. 43 ел дәвамында үзәк белгечләре төрле шартларда хезмәт куйдылар. Коллективны яңа биналы итү мәсьәләсен узган ел район җитәкчелеге дә күтәрде. Бу проблеманы чишүгә ТР Президенты каршындагы дәүләт торак фонды башкаручы директоры, Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин теләктәшлек белдерә. Кыска срокларда проек-смета документлары әзерләнеп, узган елның 18 июлендә төзелешне башлыйлар.
- Бина зурлыгы ягыннан олы мәйданны алып тормаса да, ул бик әһәмиятле һәм мөһим рольне башкарачак. Мондагы эшләрнең уңышлы баруын телим,- ди Тәлгать Абдуллин.
Республикада мондый мәшгульлек үзәге әлегә бердән-бер икән. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов үз чыгышында быел төбәгебезнең социаль өлкәсе зур ярдәм алуын ассызыклады.
- Быел районыбызга Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы тарафыннан алтын яңгыр яугандай булды. Күп кенә социаль өлкә биналарын төзекләндерә алдык,- ди район башлыгы.
Бинаны сафка бастырган "Төзүсервис" җәмгыяте эшчеләренең хезмәтен дә уңай яктан билгеләп үттеләр. Алдынгыларга бүләкләр тапшырылды.
Мәшгульлек үзәгенең яңа бинасы 300 кв метр мәйданны били. Биредә 2 автомобильгә гараж, якты һәм уңайлыклары булган бүлмәләр, заманча техника каршы ала. Үзәктә киңәшмәләр залына кадәр бар. Аеруча шунысы мөһим, бина "Уңайлы мохит" программасы таләпләренә дә җавап бирә. Мондый шартларда эшләүчеләрдән сорау да зур булачак, ди министр.
- Әгәр дә хезмәткәргә уңайлы шартлар тудырыла икән, ул бар көчен куеп эшләргә бурычлы. Биредә дә шулай булырга тиеш. Мин моны шәхси контролемдә тотачакмын,- ди Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.
Мәртәбәле кунаклар бу көнне 87 нче санлы ҺК-тә дә булдылар. Быелгы уку елын әлеге учреждение шактый үзгәрешләр белән каршы алды. Шуларның берсе- пешекчеләргә кагыла. Студентлар әлеге лабораториядә практика узалар. Заманча техника санаулы минутлар эчендә пица әзерләргә мөмкинлек бирә. Монда белем алучылар ресторан бизнесы буенча белгечләр булып чыгалар.
Шушы ук көнне министр Айрат Шәфигуллин "Өмет" реабилитацияләү үзәгендә дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев