Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Тәрбиягә бала алган гаиләләр фестивальгә җыелды

Бүген 1нче июнь- халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан бәйрәм чаралары инде кичә үк башланды. Шуларның тәүгесе шәһәребезнең Җиңү паркында тәрбиягә бала алган гаиләләр катнашында узган фестиваль. 1нче июнь- балаларны яклау көненә багышлап уздырылган чараны район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге оештырган. Хәзерге көндә төбәгебездә тәрбиягә бала алган 30...

Бүген 1нче июнь- халыкара балаларны яклау көне. Бу уңайдан бәйрәм чаралары инде кичә үк башланды. Шуларның тәүгесе шәһәребезнең Җиңү паркында тәрбиягә бала алган гаиләләр катнашында узган фестиваль.

1нче июнь- балаларны яклау көненә багышлап уздырылган чараны район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге оештырган. Хәзерге көндә төбәгебездә тәрбиягә бала алган 30 гаилә исәпләнә, аларда 56 сабый тәрбияләнә. Бүген шуларның 20се килгән иде. Исемлектә Башковлар гаиләсе дә бар.
- Безнең өчен мондый чара һәр елны үткәрелә. Бик теләп катнашабыз. Аны үткәрүдә үзебез дә өлеш кертәбез. Төрле уеннар әзерләдек,- ди Алевтина Башкова.
Бәйрәмгә килүчеләрнең күпчелеген 14 яшькәчә булган үсмерләр тәшкил итә. Аларны тәбрикләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова да килгән иде. Әлеге чарага килүчеләр өчен төрле кызыклы конкурслар үткәрделәр, концерт номерлары тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев