Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

ТР буенча баш федераль инспектор Мамадышта булды

Эш сәфәре белән Мамадыш районында ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов булып китте. Көн дәвамында ул берничә мөһим чарада катнашты. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән эшлекле очрашудан соң, халыкны кабул итү оештырылды. Биредә әһәмияткә ия булган шактый сораулар күтәрелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Рөстәм Идрисовны чистарту...

Эш сәфәре белән Мамадыш районында ТР буенча баш федераль инспектор Рөстәм Идрисов булып китте. Көн дәвамында ул берничә мөһим чарада катнашты. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән эшлекле очрашудан соң, халыкны кабул итү оештырылды. Биредә әһәмияткә ия булган шактый сораулар күтәрелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов Рөстәм Идрисовны чистарту корылмалары төзелеше проекты белән таныштырды. Баш федераль инспектор бу мәсьәләгә карата фикерен һәм тәкъдимен җиткерде. Рөстәм Идрисов Керәшен Пакшины авыл җирлеге башлыгы Газинур Әскәровны да кабул итте. Соңгысы социаль объектларны тотуга федераль ярдәм булмасмы, ди. Моңа каршы инспектор җирле үзидарәләргә акча эшләргә өйрәнергә тәкъдим итте...

Ә шәһәр башлыгы урынбасары Ирек Гатауллинны күпбалалы гаиләләргә биреләчәк җир участокларына инженерлык коммуникацияләрен китерү мәсьәләсе борчый. Монысы гомумрәсәй проблемасы, диде Рөстәм Идрисов. Моңа өстәп әлеге сорауны ил масштабында хәл итәчәкләр, дип ассызыклады.
Чираттагы мөрәҗәгать мәдәният учаклары бинасы ремонты иде. Шәһәрдәге туган якны өйрәнү музее да өстәмә финанслар сорый,- диде район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Алена Смирнова.
Шунда ук җавап та алды ул. Рөстәм Идрисов федераль югарылыкта туризмны үстерү концепциясе эшләнүен һәм аның шушы рухтагы проблемаларны хәл итәчәген хәбәр итте. Бу яңалык РФ мәгариф министрлыгы аша тормышка ашырылачак...
Халыкны кабул итү төгәлләнгәч, федераль структураларның җирле бүлекчәләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш та үткәрделәр. Шушында ук Мамадышта инспекторның җәмәгатьчелекне кабул итү буенча вәкиле билгеләнде. Бу вазыйфа озак еллар хокук саклау органнарында эшләгән, белеме буенча юрист Зиннур Закировка йөкләнде. Ул Баш федераль инспектор исеменнән халыкны кабул итүне оештырачак. Мондый җәмәгатьчелек кабул итүчеләре моңарчы Чаллыда һәм Менделеевскида билгеләнгән булган.
Баш федераль инспектор очрашу барышында Мамадышта төзелешләрнең киң колач белән алып баруына сөенүен дә ассызыклап үтте.
Рөстәм Идрисовның сәфәре кысаларында җирле мәгьлүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев