Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Тәкәнешлеләргә йорт җиһазларын авылдашлары ясый

Түбән Тәкәнеш авылы бу көннәрдә зур вакыйгага әзерләнә. 8нче май көнне биредә яңа мәдәният йорты ачылачак, диләр. Хәзерге вакытта төзелеш азагына якынлашып килә. Бина янәшәсен Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә сафка баскан һәйкәл дә бизәячәк. Димәк, бик тиздән тәкәнешлеләр мәдәни чараларны яңа шартларда тамаша кылыр дип өметләник. Ә авылдагы табиблык...

Түбән Тәкәнеш авылы бу көннәрдә зур вакыйгага әзерләнә. 8нче май көнне биредә яңа мәдәният йорты ачылачак, диләр. Хәзерге вакытта төзелеш азагына якынлашып килә. Бина янәшәсен Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә сафка баскан һәйкәл дә бизәячәк. Димәк, бик тиздән тәкәнешлеләр мәдәни чараларны яңа шартларда тамаша кылыр дип өметләник.
Ә авылдагы табиблык амбулаториясендә инде бүген үк заманча шартларда хезмәт күрсәтәләр. Тарихи бинаның беренче катында капиталь ремонт төгәлләнде. Аны узган елның көзендә башлаганнар иде.
Әлеге амбулатория 2 участокка бүленгән һәм ул 21 авылга хезмәт күрсәтә. Бу 4 мең 600 дән артык кеше дигән сүз. Шуларның 616 балалар. Медицина учреждениясендә 2 гомумпрактика табибы һәм 11 шәфкать туташы эшли. Биредә 7 урынга исәпләнгән көндезге стационар, процедура, ЭКГ, теш дәвалау бүлмәләре бар. Амбулатория мөдире әйтүенчә, бинаның фасад өлеше һәм икенче каты да төзекләндерү таләп итә.
Табиблык амбулаториясендә халыкның сәламәтлеген саклау белән шөгыльләнсәләр, әлеге спорт залына йөрүчеләр аны ныгыту белән мәшгуль. Бу бинаның да эчке ягы район җитәкчелеге ярдәме белән яңа төс алды. 2012нче елның сентябреннән быелның февраленә кадәр биредә "Мамадыш ТКХ" җәмгыяте һәм спортзал хезмәткәрләре шактый эшләр башкарганнар.
Ремонт вакытында тәрәзәләрне кечерәйтеп, аларны пластикка алыштырганнар, стеналары штукатуркаланып буялган, идәнне яңадан җәйгәннәр. Мондый үзгәрешләргә балалар да сөенеп туя алмый.
Спортзалы бер генә көн дә тын тормый, ди тәкәнешлеләр. Урта мәктәп авыл читендә урнашканлыктан, күпчелек монда йөрүне кулайрак күрә икән.
Түбән Тәкәнеш белем бирү учреждениясендә хәзерге вакытта 133 бала укый. Шуларның 6 сы унберенчеләр. Хәзерге вакытта алар белән БДИ әзерлек бара.
Укучылар спортны гына түгел, ә тормышның үзен дә яратып үсә. Моның өчен алар беренче чиратта "Тормыш дәресләре"нә рәхмәтле.
Тормыш дәресләренең чираттагысын әлеге уку йортында авиация темасы буенча үткәрделәр. Сыйныф җитәкчесе Зөлфия Иванова балаларга беренче самолетлар, бүгенге көндә төзелүче очкычлар хакында сөйләде.
Педагогик коллектив хәзерге вакытта зур чарага- мәктәпнең юбилеена әзерләнү белән дә мәшгуль. Мәгариф ветераны, уку йортындагы музей җитәкчесе Римма Нигъмәтуллина әйтүенчә, мәгълүматлар туплау тулы көченә бара.
Райнур абый һәм Әкълимә апа Сафиннар Тәкәнеш төбәгенең иң хөрмәтле гаиләләреннән. Моннан нәкъ 50 ел элек, апрель аенда гаилә кора алар. Дүрт кыз һәм бер малай тәрбияләп үстергәннәр.
Сафиннар гаиләсе белән тулырак итеп, сез бу атнаның шимбәсендә "Пар канатлар" тапшыруында таныша аласыз. "Мамадыш ТВ" 20 апрель көнне үзенең эшчәнлеген 16 сәг. 30 минутта башлый.
Дамир һәм Руфинә Байтирәковлар да тормыш итү өчен авылны сайлыйлар. Гаилә башлыгы тумышы белән Үзбәкстанның Туракурган шәһәреннән. Монда аларны алданрак кайтып төпләнгән әнисенең абыйсы чакыртып кайтара. Ә Руфинә шушы авыл кызы. 2 ел элек гаилә коралар. Уллары Исламга ун ай.
Дамир урта мәктәптән соң кызыл дипломга Казан ветеринар академиясен тәмамлый. Бүгенге көндә читтән торып аспирантурада белем ала, "Тәкәнеш" агрофирмасының "Чулпан" бүлекчәсендә ветеринар табиб булып эшли. Башкалада яхшы хезмәт урыннары тәкъдим итсәләр дә, Дамирның күңеленә авыл якын.
Төп эшеннән тыш, Дамирны хуҗалыгында да тау кадәрле хезмәт көтеп тора. Симертүдәге үгезләр асрый ул.
Байтирәковлар авылдагы "Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итү" программасында да катнашалар. 907 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәменә 28 сотый мәйданны биләүче участокта йорт төзү белән мәшгульләр. 10га 10 метр зурлыгындагы өйгә бәлки быел ук күченербез,- ди Дамир.
Байтирәковларга яңа йортка мебельне кайдан алырбыз дип тә аптырыйсы түгел. Авылдашлары Ранис Шәйдуллин һәм Рашат Хәкимов агачтан җиһазлар ясау белән шөгыльләнә башлаган. Шулай ук иске мебельләрне дә ремонтлыйлар икән. Моңа кайдан өйрәндегез, дип сорагач, оста куллар: "Дөнья өйрәтә ул!"- дип җавапладылар.
Ранис һәм Рашатның иң зур хыялы яңа бина төзеп, остаханәне шунда күчерү. Әлегә алар машина гаражында гына иҗат итәләр. Булачак остаханәгә нигез салынган инде.
Тәкәнеш осталары күбесенчә заказга эшли. Хуҗалар ничек тели, шундыйны ясыйбыз,- ди егетләр. Урындык, кресло, өстәл. Сораулар шушы җиһазларга зур икән.
Күз курка, кул эшли, дигәндәй, рәсемнәрдән, китаплардан карап өйрәнә-өйрәнә керешкән шөгыль әкренләп киңәя бара. Киләчәктә дә осталар бу өлкәдән баш тартырга җыенмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев