Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТВ яңалыклары

Терлекчелек уңай күрсәткечләр бирә

"Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖнең Урта Сон бүлекчәсендә төп әһәмият симертүдәге үгезләргә бирелә. Алар биредә 200 баштан артык. Хуҗалык тормышы белән безнең иҗат төркеме танышып кайтты. Фасил Мөхәммәтгасимов гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган шәхесләрнең берсе. Бүгенге көндә "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"нең Урта Сон бүлекчәсендә терлекче булып хезмәт куя ул. Бу вазыйфада 1970нче...

"Мамадыш азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖнең Урта Сон бүлекчәсендә төп әһәмият симертүдәге үгезләргә бирелә. Алар биредә 200 баштан артык. Хуҗалык тормышы белән безнең иҗат төркеме танышып кайтты.

Фасил Мөхәммәтгасимов гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган шәхесләрнең берсе. Бүгенге көндә "Мамадыш азык-төлек корпорациясе"нең Урта Сон бүлекчәсендә терлекче булып хезмәт куя ул. Бу вазыйфада 1970нче елдан бирле.
- Эш шартлары яхшы, зарланырлык түгел. Хезмәт хакын вакытында бирәләр. Уртача 10-15 мең сум алып барам,- ди ул.
Хуҗалык җитәкчелеге әйтүенчә, хезмәт хаклары терлекләрнең тәүлеклек артымы күрсәткеченә карап исәпләнелә. Урта Сон бүлекчәсендә төп игътибар нәкъ менә симертүдәге үгезләргә бирелә бит. Аларның баш саны 230ны тәшкил итә. Уртача тәүлеклек артым 800 грамм тирәсе. 1 кг. чиген узган айлар да була,- ди хуҗалык белгечләре. Үгезләрне бирегә 3 айлык чагында китерәләр. Аларның көндәлек рационына 25 кг сенаж, 3 кг фураж, 20 литр барда, печән һәм салам кертелгән. Бүлекчәдә шулай ук 169 баш таналар да исәпләнелә. Аларны биредә 4 центнер авырлык җыйганчы тәрбиялиләр. Бу эш белән хуҗалыкның 11 хезмәткәре мәшгуль.
- Терлек азыгы белән проблемалар юк. Печән белән саламны санап бирмибез, гел алларында тора. Сенаж да мулдан,- ди ферма мөдире Фәнис Шәйхиев.
Хуҗалыкта һәр терлекченең эш күрсәткече күз алдында. Көн тәртибе, терлекләрнең рационы, хезмәт өчен түләү- болар бар да ферма территориясендәге стендта урын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X